Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлектә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм митингы яңа һәйкәл янынды үтте

 Үзара салым һәм грант акчасына ясалган мемориаль комплекс авылның мәдәният йорты янында урнашты

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Быел Минзәлә районы Гөлек авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә ясалган яңа  һәйкәл янында үтте.

Авылның мәдәният йорты каршындагы “Чишмә” коллективы, үзэшчәннәр, мәктәп укучылары тарафыннан күрсәтелгән театральләштерелгән тамашалар, башкарылган җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасын мәдәният йорты мөдире Илгизә Галиуллина һәм китапханә мөдире Гөлнара Закирова алып бардылар.

Авылның хөрмәтле имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт Әгъламов сугыш кырларында ятып калган батырлар,бүгенге көндә вафат булган сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре рухына багышлап дога кылды, алар хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлне ачарга үз хәер-фатыйхасын бирде.

Әлеге мемориаль комплекс үз эченә берьюлы 5 элементны берләштерде: 1941-45 елларда сугыш кырында ятып калган һәм Җиңү алып кайткан батырларның исемнәре язылган стелалар, Әфганстан, Чечняда хезмәт иткән һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашлар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга, сугыш чоры балаларына истәлек ташлары, ә үзәктә – Азат итүче сугышчы һәйкәле.

Авыл халкын якынлашучы Җиңү бәйрәме һәм һәйкәл ачылу белән Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова котлады:

- Сугыш кырларында ятып калган бабаларыбызның һәм шулай ук Җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре фидакарьлеге турында якты истәлекләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Шул ук вакытта Әфганстанда, Чечняда һ.б. хәрби чуалышларда катнашып, Ватаныбыз алдында үз бурычларын үтәгән якташларыбыз турында да онытырга хакыбыз юк, - диде ул.

Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерованың котлавыннан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

“Үлемсез полк” акциясе кысаларында Рәфкать Закиров исемендәге Урыс гомум белем бирү мәктәбе укучылары, юнармиячеләр мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сабирова тарафыннан әзерләнгән Рафаэль Сафинның “Кыр казлары”әсәре буенча әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.

Тыл ветераны Мөфәккәрә ханым мемориаль комплекс ачылуга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Авылдаш ветераннар турында якты истәлекләр белән элеккеге авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин уртаклашты.

 Бәйрәмдә тумышлары белән шушы авылдан булган, нәсел-туганлык җепләре белән барып тоташкан хөрмәтле кунаклар да бар иде. Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины, легендар көрәш остасы Мәүләветдин Закиров үзе баянда уйнап, “Герман көен” башкарды. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәп директоры Наил Габдуллин әлеге һәйкәл ачылуның алдагы буыннарны патриотик рухта тәрбияләүдәге зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Озак еллар дәвамында җитәкче вазыйфаларда авыл халкы мәнфәгатьләре өчен тырышып хезмәт куйган, бүгенге көндә дә җирлек тормышында зур роль уйнаучы Миннехәмәт Хаҗиев Бөек Ватан сугышы турында дөрес тарихны алдагы буыннарга кадерләп саклап тапшыруның мөһимлеген искәртте.

Әфганчылар исеменнән бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен Радик Хазиев әйтте.

Балалар тарафыннан “Тынычлык” җыры башкарылып, митинг  тәмамлангач, кунаклар мәдәният йорты янында ачык һавада әзерләнгән мул бәйрәм өстәлендәге сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Аеруча бәйрәм боткасы барысының да күңеленә хуш килде.

Безнең өстәмә

Гөлек авылындагы әлеге һәйкәл “РИТЭК” компаниясе гранты, үзара салым акчасы хисабына һәм җирлекнең терәге, химаячесе Ренат Маулин ярдәме белән “Авангард” ҖЧҖ тарафыннан ясалды. Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова әлеге оешманың директоры Чулпан Сухачевага Рәхмәт хатын тапшырды.

Сан

Гөлек авылыннан Бөек Ватан сугышында 321 кеше катнашкан. Шулардан 159 һәлак булып, 162 әйләнеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев