Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлектән Гамбәрия әби Гарипованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Урыс авыл җирлегенең Гөлек авылында яшәүче тыл ветераны мөхтәрәм зат Гамбәрия Гарипова үзенең олуг юбилеен -90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул заманында колхозда төрле эшләрдә эшләп бил бөкте, авылның яшелчә бакчасында төрле яшелчәләр үстерде, беркайчанда зарланмады, "ыһ" дигәне дә юк, диләр аның турында авылдашлары. Тормыш иптәше Миңнехәмәт белән бер ул...

Урыс авыл җирлегенең Гөлек авылында яшәүче тыл ветераны мөхтәрәм зат Гамбәрия Гарипова үзенең олуг юбилеен -90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Ул заманында колхозда төрле эшләрдә эшләп бил бөкте, авылның яшелчә бакчасында төрле яшелчәләр үстерде, беркайчанда зарланмады, "ыһ" дигәне дә юк, диләр аның турында авылдашлары. Тормыш иптәше Миңнехәмәт белән бер ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Сәетнур, килене Хәтирә ханым тәрбиясендә көн күрә.

Гамбәрия Мәүләветдин кызын юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Әлеге тантанада Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин да катнашты иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде, җирлек халкы исеменнән кайнар котлады.

-Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын. Сугыш илебез, халкыбыз язмышында кара кайгы булып үтте. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде. Иң мөһиме-сугыш булмасын, дөньяны ут ялмамасын. Кадерле һәм сөекле илебез,халкыбыз, җиребезгә иминлек, бәхет һәм шатлыкта яшәсен,- ди Гамбәрия әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев