Гөлнур спектаклен тамашачы җылы кабул итте
Кем соң ул Гөлнур?
Минзәләдә театр яратучыларның берсе, педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Көллият директоры Ренат Ибраһимов та уйнаган "Кичер мине әнкәй" спектаклен сәхнәгә дә куючы ул. Педкөллият укытучылары һәм укучылары үз уеннары белән автор Рабит Батулла күтәргән теманы тамашачыларга җиткерә алдылар. Шуңа һәр күренештән соң кул чабулар яңгырап торды. Спектакльнең кайбер өзекләрен һәм рольләрне тагын кемнәр башкаруын минем Инстаграмдагы шәхси битемнән, видеолардан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев