Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Гран- при.Закамье» : Минзәлә лидерлары әлегә сынатмыйлар.

Минзәләдә шахмат буенча төбәкара бик дәрәҗәле шахмат турниры баруын хәбәр иткән идек инде.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Башка республикадан килгән яшь шахматчылар үз көчләрен сынап карыйлар. Татарстанныкылар исә, Гран- прила җиңүче булу өчен зачет очколары өчен көч сынашалар.
Закамье зонасында Гран- при өчен сигез район шахматчылары көрәшә. Ул унтугызынчы тапкыр үткәрелсә дә, безнекеләр бу турнирда быел беренче тапкыр гына катнаша. Актанышта үткән турнирга гына бара алдылар. Алик Атласов белән, Даниил Чуркин бу ярышта үз яшьтәшләре арасында призлар алып кайттылар.
Минзәләнең шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев әйтүенчә, Гран- прига эләгү өчен кимендә өч турнирда катнашып югары урыннар алырга кирәк. Ә без, төрле сәбәпләр белән башка районнарга чыгып йөри алмыйбыз.
Шулайдыр, Минзәләгә килгән тренерлар белән сөйләшкәндә, бер балага чыгым алты мең сум булган. Моңа ашау, куну, взнослар керә. Үз машиналары белән киләләр. Күбрәк бала алып килергә автобус табу авыр.
Бүген дүртенче тур төгәлләнде.Алик әлегә өченче, Даниил дүртенче. Һәркем җидешәр уен үткәрәчәк.
Иртәгә турнир дәвам итәчәк.
Турнир барышында без Татарстан шахмат Федерациясе вице- президенты Николай Коротаев белән әңгәмә кордык. Безнең белән калыгыз. Иртәгә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев