«Гран- при.Закамье»: Турнирга нигез салучы Николай Коротаев шахмат хакында
Гран- приның Минзәләдәге этабына әлеге турнирга нигез салучы, Татарстан шахмат федерациясенең вице- президенты Николай Коротаев килгән иде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ул Баулыда шахмат клубы җитәкчесе дә. Җитмеш яшьтән узган остаз дүрт шәкертен алып килгән.
— Автобус булса күбрәк алып килү мөмкинлеге дә бар иде.Бездә шахмат белән шөгыльләнүчеләр бик күп, диде ул.
Шактый озак сөйләштек без аның белән. Үземне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алдым кебек. Хәзер әңгәмә барышында туган фикерләрем белән уртаклашам.
Минзәләдә оештырылган ярышларга югары бәя бирде ул. Азат Шагалиевның интерактив тактасын, уенчыларның йөрешен көтү залында карап утыру мөмкинлеген- бер сүз белән әйткәндә процессны цифрлаштыру өстенлекләрен санап чыкты. Балалар иҗат йорты җитәкчеләре дә тырышкан: уеннан бушаган арада яшь шахматчылар биредә өйрәтелүче һөнәрләр буенча мастер- класслар үткән, өч тапкыр ашау оештырылган (педагогия көллиятенә рәхмәт), шахматка кагылышлы сувенирлар сатыла, беджикка хәтле цифрлаштырылган — Минзәлә мәктәбе казанышларын күрү өчен куар-код урнаштырылган.
Казанышлар дигәннән, «Гран- при.Закамье» ны оештыручы Николай Коротаев әйтүенчә, турнир быел унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Хәзер анда Татарстанның сигез районыннан, Башкортостан, Мордовиядән командалар катнаша. Минзәләлеләр — әлегә икенче ел гына.
Гран- при җиңү өчен зачет очколары күбрәк тупларга кирәк. Өч турнирдагы җиңүләр зачетка бара. Бу яктан минзәләләр бик йомшак әлегә. Башка районнардагы турнирларга йөрмиләр. Елына җиде турнир үткән. Соңгысы Баулыда булачак. Гран — при отучыларга саллы сумма бирелә. Сүз уңаеннан, анда приз фонды Минзәләгә караганда шактый югары булачак. Минзәләдә- 107 мең сум иде. Безнең район өчен бу бик зур сумма.
Шуңа Азат Шагалиев, әти- әниләрне ярышка чакыра икән, барырга кирәктер. Футболчы, хоккейчы балаларны шулай йөртәләр бит. Бу һич тә өндәү түгел, баланы көчле спортчы итәсе килә икән — чыгымнар чыгармый, вакытны кызганмыйча алга бару мөмкин түгел.
Николай Николаевич — төптән күтәрелгән кеше. Нефтьче булган, шахмат фигураларын йөртә белгән, футбол уйнаган. Бер көнне аның малае әтисенә класс җитәкчесенең теләген җиткергән: балаларга берәр кызыклы уен турында сөйләргә, күрсәтергә. Николай Коротаев шахматны сайлаган. Шул вакыйгадан бирле 40 ел үткән, пенсиягә чыккач баскычлар буенча күтәрелеп шахмат клубы җитәкчесе — шәкертләре арасында Россия чемпионнары бар, үзе разрядлы шахматчы..
— Шахматта җиңүләргә ирешү өчен уйлау сәләте генә түгел, физик яктан ныклы булырга кирәк, диде ул. — Математик логиканы белү генә җитми, оста психолог булу да сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев