Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләде Сабантуй, калдырды якты уй

Язгы кыр эшләре тәмамланып, уҗымнар матур гына калкып килгәндә, җир кешесенең күңеле канәгатьлек кичергәндә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең иң күркәме ул Сабан туе.

Быел да бу көнгә әзерлек ал­дан булды. Берәүләр Сабан туе урынын дезинфекцияләде, икенчеләре җиһазлады, өчен- челәре бизәде. Сәүдә ноктала­ры, ашханәләрдә эшләүчеләр дә, агрофирма, хуҗалык хезмәтчәннәре бәйрәмгә кар­шы төндә йокламадылар, ха­лыкка тәкъдим ителәчәк азык- төлекнең сыйфаты яхшы бул­сын дип тырыштылар.

Табигать тә, мәйданга җые- лучыларга яхшы кәеф телә- гәндәй, кояшлы, матур көн бүләк итте. Бәйрәмчә киенгән яше-карты иртә таңнан Урман чишмәсе янындагы Сабантуй мәйданына ашыкты. Күңелле музыка тавышы киң аланга, ур­ман өсләренә сибелде. Алып баручылар Эльмира Гәрәева һәм Светлана Вахрушева һәрбарчасын халкыбызның милли бәйрәме белән тәбрик итте, Сабан туе онытылмас­лык хатирәләр калдырсын, йөрәкләргә дәрт-дәрман, өмет- ышаныч өстәсен, киләчәктә Татарстаныбыз, Минзәләбез мәнфәгатьләре хакына яңа казанышларга рухландырсын, дип теләде.

Сабантуй бәйрәме кү- ңелле һәм мавыктыргыч узды. 2012 ел Татарс­танда - Тарихи-мәдәни мирас елы. Минзәлә театры тарихи әһәмияткә ия булган күпер ачу тантанасын күрсәтте. Уку йорт- ларында укучылар музыкаль композиция - таң ату, чәчәкләр биюе, җир сөрүчеләр һәм чәчүчеләрне күрсәттеләр, ба­лалар җырлы-биюле уеннарда катнаштылар.

Мәйданнан тигез сафлар бу­лып хезмәт алдынгылары, спортчылар, мәдәният хез- мәткәрләре, укучылар узды. Авыл эшчәннәре парадын­да хуҗалыклар, агрофирма­лар алдынгылары катнашты. Алар бәйрәмне югары хезмәт күрсәткечләре белән кар­шылады. Әлеге көндә чәчү тәмамланып, бар көчне химик эшкәртүгә юнәлттеләр, печән чабуга керештеләр.

Хезмәт туена - чын мәгъ- нәсендә халыклар дуслыгы тантанасына зур кунаклар, якташларыбыз да чакырыл­ган иде. Яшел алан түрендәге сәхнәгә район башлыгы Рәсим Садыков белән бергә ТРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев күтәрелде.

Рәсим Мөкәрәм улы Садыков бәйрәмдә катнашучыларны - минзәләлеләрне, кайткан куна­кларны һәм барлык якташлар­ны ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләре белән чыгыш яса­ды. Ул район игенчеләре һәм терлекчеләренең, башка тар­макларда эшләүчеләрнең ирешкән уңышларын, баш­карылачак эшләрне атады. Районга инвесторлар килгәч авылларның җанланып китүен, авылга яшьләр кайтуын, йор­тлар салынуын ассызыкла­ды. Дәүләт ярдәме белән күпкатлы йортларда капиталь ремонт уздырылуын, шәһәрне төзекләндерү, спорт объектла­ры төзелүен һәм авыр ми­нутларда ТР Президентының безнең белән булуын билгеләп үтте, уңганнарга рәхмәт бел­дерде, яңа казанышлар, сәламәтлек теләде.

Билгеле, дәрәҗәле кунакның минзәләлеләргә хуплап рәхмәт әйтер сүзе бар иде. Азат Хәмәев ТР Президен­ты Р.Миңнехановның котлау телеграммасын укыды. Анда күпмилләтле Минзәлә җирендә барлык халыкларның тату-дус булуын, бертугандай яшәвен, район икътисадын үстерүгә бергәләп тырыш хезмәт итүләрен, тарихи-мәдәни ми­рас елында Сабантуйның га­сырлардан-гасырларга килгән олы бәйрәм икәнлеге ассызы­кланды. "2011 елда ТРның иң яхшы торак пункты" республи­ка конкурсында җиңгән өчен Минзәлә шәһәре ТР Министр­лар кабинетының I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Бу дипломны башкала куна­гы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиевка тап­шырды.

Сабантуйны үткәрү комиссия- се рәисе Илгизәр Шагалиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Минзәләнең узган елгы баш батыры Марат Нәҗмиев Сабан туе флагын күтәрде.

Минзәлә аэроклубы парашют­чылары Сабантуй мәйданына 1600 метр биеклектән сике­реп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннары Рәсим Садыков һәм Азат Хәмәев игенчелектә һәм терлекчелек- тә, башка тармакларда хезмәт уңышларына ирешкән алдын­гыларны тәбрикләп, Мактау гра­моталары, акчалата премияләр тапшырдылар. Быелгы кыр батыры булып 4200 гектардан артык иген чәчеп, "Мензелинс­кие зори" агрофирмасының Ни­колаевка бүлекчәсе механиза­торы Фәндүс Якупов калды, аңа зур тәкә һәм акчалата премия, район башлыгының Мактау гра­мотасы тапшырылды.

Сабантуйга килгән кешеләр, кайткан кунаклар, якташла­рыбыз татар, рус, мари, чу­ваш, керәшен өйләрен кара­дылар, аларның җырларын тыңладылар, тормыш-көн- күреше белән таныштылар. Быел да Сабантуйда халык төрле кош-корт, хайваннар, терлекләрдән торган махсус зоопаркны карады, алар белән кызыксынды.

Атлар бәйгесе - Сабан туеның йөзек кашы бул- ган иң күркәм тамаша­сы. Фәкать шуны карарга гына килгән кешеләр бар. Бу төр ярышлар барганда бар халык мәйдан янындагы ипподромга юнәлә һәм атлар чабышын ка­рарга урын ала.

Ярышлар башланганны алар түземсезләнеп көтә. Атлар да шулай тыңгысызлана, кайберләрен тотып торырлык та түгел. Ниһаять, атларга старт бирелде, башта юртак­лар, аннары чаптарлар, алар артыннан эшче атлар чапты.

Менә алар - 2012 нче елгы җиңүчеләр:

Юртаклар арасында

1."Ньюман" кушаматлы ат, йөртүчесе - Дмитрий Кашка­рев.

2. "Максимум" кушаматлы ат, йөртүчесе - Ратибор Кашка­рев.

3. "Персида" кушаматлы ат, йөртүчесе - Илшат Махмудов.

Эшче атлар арасында

1."Калинин" хуҗалыгыннан "Тай­фун" кушаматлы ат, җайдагы - Алмаз Хуҗин.

2. "Вамин Минзәлә" агро- фирмасының "Якты юл" бүлекчәсеннән "Ласка" куша­матлы ат, җайдагы - Раил Га­зизов.

3. "Вамин Минзәлә" агро- фирмасының "Мензелинский" бүлекчәсеннән "Марта" куша­матлы ат, җайдагы - Фидус Ус­манов.

Нәселле атлар арасында

1. Минзәлә дәүләт ат конюшня­сыннан "Калкан" кушаматлы ат, җайдагы - Сергей Бабанов.

2. "Назаров" ҖЧҖ дән "Финист" кушаматлы ат, җайдагы - Да­нил Садриев.

3. "Калинин" хуҗалыгыннан "Талисман" кушаматлы ат, җайдагы - Искәндәр Гыйләҗев.

Атлар ярышында барлыгы 15 кенә ат ярышты, бу инде ат­лар ярышы белән кызыксы­нучыларны ярсытты. Ярышка авыллардан атларны күбрәк алып килергә дә булыр иде.

Көрәш -халыкның иң кызы- гып карый торган ярышы ул. Кагыйдә буларак, аны иң җиңел үлчәмдәгеләр башлый. Милли көрәш төре үзенчәлекләрен үсмерләр үзләштерә. Келәмдәге бил алышуны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмаган су­дьялар хуплый, кисәтә, хәтта кайчак туктатырга мәҗбүр була. Бар да җиңәргә тырыша. Әйе, кайсыдыр җиңә, кайсыдыр җиңелә инде. Мәктәп укучыла­ры арасында түбәндәге көрәш­челәр җиңүчеләр булдылар: 35 кг га кадәр: Фәрхад Тали­пов - Хуҗәмәт, Камил Хуҗин - Тәкермән, Айнур Гарипов - Хуҗәмәт. 45 кг га кадәр: Алинә Смирнова - 1 нче мәктәп, Да­нир Талипов, Ленар Талипов - икесе дә Хуҗәмәттән. 55 кг га кадәр: Алмаз Заббаров, Динар Фаррахов - икесе дә Хуҗәмәттән, Айдар Фаттахов - 1 нче урта мәктәп. 65 кг га кадәр: Ильяс Гарипов, Ринат Шәйхетдинов - икесе дә кадет мәктәбеннән, Илгиз Галимов - Иркәнәштән. 65 кг дан югары: Данияр Гәрәев - Иркәнәш, Раил Фәтхуллин - Кадрәк, Вадим Ки­риллов - Югары Юшады. Минзәлә Сабантуеның яшьләр арасындагы аб­солют батыры өчен Иль­яс Гарипов белән Данияр Гәрәев көрәште, җиңү Да­ниярга бирелде.

70 кг га чаклы: Ленар Загриев - Минзәлә, Ри­нат Шәйхетдинов - кадет мәктәбе, Илназ Нургали­ев - Хуҗәмәт.

80 кг га чаклы: Айнур Билалов - Коноваловка, Илнар Камалов - Кадрәк, Максим Табычаков - Тау­асты Байлар.

90 кг га чаклы: Марат Нәҗмиев - Кадрәк, Илнур Камалов - Кадрәк, Айнур Хәбибуллин - Минзәлә.

Минзәлә районының аб­солют батыры өчен Ай­нур Билалов белән Марат Нәҗмиев бил алышты, Марат җиңүгә иреште.

90 кг нан югары авыр­лыктагы көрәшчеләр ара­сында Ринат Әхмәтшин беренче урында калды (Чаллы), Азат Сәрвәров - икенче (Чаллы), Мир­занур Локманов - өченче (Наратлы Кичү).

Район Сабантуеның баш батыры булып икенче ел рәттән Ринат Әхмәтшин калды. Өч абсолют ба­тырга да тәкәләр бүләк ителде, ике абсолют ба­тырга телевизор бирел­де.

Бәйрәмнең спорт һәм мәдәни өлеше дә гаять бай булды. Халык уеннарында ихлас катнашучылар да байтак җыелган иде. Бер урын­да "әтәчләр" сугышы, капчык белән бер-бер­сен дөмбәсләп, суга егылып төштеләр, авыш баганага менүчеләр дә суга сикерделәр. Арырак ир-егетләр, хатын-кыз­лар узыша-узыша көянтә белән су ташыды. Кап­чык киеп, авызга капкан кашыкка йомырка салып йөгерүчеләрне дә күзәтүе кызык. Спорт уеннарының һәммәсе - кызыклы тама­ша.

Нәниләрне дә онытма­ган оештыручылар. Дүрт җирдә батут куелган иде, рәхәтләнеп сикерделәр.

Урман буенда дүртенче тапкыр уздырылган район Сабантуе гаять кызыклы, күңелләрдә калырлык булып үтте. Район Сабан­туе мәйданнарда гөрләп торды. Милли бәйрәмне менә шулай зурлап үткәрә минзәләлеләр. Еллар имин, икмәкле булсын. Алдагы елларда дә сөенешеп күрешергә, менә шундый бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев