Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләде ярминкә

Бәйрәм чарасы башлануы иртәнге 8 сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Ярминкәгә үз продуктларын сатуга алып килгән сатучыларда соңга калырга яратмыйлар “Алдан килгән-урын өчен”, диләр бит.

Өлгерерәк хуҗалыклар, эшмәкәрләр, фермерлар продукцияләрен бер сәгать эчендә сатып та бетерделәр. Ярминкәгә алар сыер, сарык ите,каз, үрдәк, тавык һәм күркә ите, бодай, арпа, бал, кишер, чөгендер бәрәңге һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сәүдә рәтләрендә йөргәндә сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралашканда ашаган малның ите тәмле икәне әллә каян күренеп тора дип ассызыклап үтте.
Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 800-1000 сум, казлар авырлыгына карап 1300-1800 сум тора иде. Ә каклаган казларны 2 мең сумга саттылар. Тауасты Байлар авыл җирлегеннән Рәзилә Билалова 20 төрле продукция алып килгән, аның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгән. Шулай ук Мәлкән авыл җирлегенең чатырында да күп төрле продукция бар иде. Кадрәк, Аю авыл җирлекләренең дә продукцияләре бик күп. Валентина Сахапова 25 килограмм куян ите алып чыккан һәм ул аның килосын 400 сум белән сәүдә итте. Аю авыл җирлегеннән Раушания ханым каз, үрдәк, индоутка, тавык ите һәм шактый гына йомырка да сатты. “Муллахмәтов” КФХсы да 4,3 майлылыктагы 300 литр сөтне тиз арада сатып бетерде. Иң мөһиме алар кыйммәт түгел иде. Чөнки сатучылар бәясеннән тормадылар, очсызга да сатып җибәрделәр. Шәһәребездә ярминкәләр булып тора, халык продукцияне хәзер үзенә кирәгенчә, җитәрлек кенә ала. Гомумән алганда ярминкә бик бай иде, муллык хөкем сөрде. Сыер итенең килосын 280-320 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды.Юртау авыл җирлегеннән Ирек Хаматов һәр ярминкәдә сыер ите белән сәүдә итә, бу юлы да аның тана итен ботлап алып бетерделәр. Балык участогы 800 килограмм балык алып чыккан иде,аларның балыкларын да халык яратып алды. “Полянка” КФХсы, “Клешевников” КФХсы бодай һәм арпа алып килгән иде, җитмәгән кешеләргә заказ белән өйләренә китерәбез дип заявка алдылар. Районыбызның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярминкәгә килүне кирәк дип тапмаганнар ахрысы, юкса бит үзләрендә җитештерелгән продукцияне сату өчен менә дигән чара ул ярминкә. Мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә, хатын-кызлар өчен зур концерт программасы әзерләгәннәр, килгән халык тамашаны яратып карады. Камил Нәҗмиев район мәдәният йорты каршына җыелган халыкны Халыккара хатын кызлар көне белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X