Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләп узды Сабантуй

1 июнь көнне районда иң беренчеләрдән булып Әтрәкле авылында Сабан туе булып узды. Һәр елдагыча, иң башта кыр алдынгыларын, терлекчелектә һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешкән эшчеләрне котладылар."Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттахов хуҗалыкта эшләгән 44 кешегә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук чәчүдә эшләгән өч агрегатны иярләгән өч тракторчының һәрберсе дә...

1 июнь көнне районда иң беренчеләрдән булып Әтрәкле авылында Сабан туе булып узды. Һәр елдагыча, иң башта кыр алдынгыларын, терлекчелектә һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешкән эшчеләрне котладылар."Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттахов хуҗалыкта эшләгән 44 кешегә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук чәчүдә эшләгән өч агрегатны иярләгән өч тракторчының һәрберсе дә тәкә һәм кыммәтле бүләк белән бүләкләнде. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы мавыктыргыч уеннар башланды. Уеннарда нәни балалар да, 70-80 яшьлек апалар, әбиләр дә бик теләп катнашты. Чүлмәк вату, озын колга га менү, капчык киеп йөгерү кебек уеннардан тыш төрле конкурслар булды.

Көрәш батыры булып Чаллыдан Рөстәм Бадретдинов калды, ә ат чабышында Наратлы Кичүдән килгән "Томелло" кушаматлы ат белән Айзат Корбанов беренче килде. Икенчедә АТПдан килгән "Өмет" кушаматлы ат белән Расих Газизов, өченчедә Җәмәк авылыннан килгән "Тайфун" кушаматлы ат белән Искәндәр Гыйлаҗев килде. Бу авыл сабантуенда барлыгы 17 ат катнашты, аларның барысы да финишка килеп җиттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтрәкле Сабан туй Минзәлә районы