Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына минзәләлеләрдән узган ел 42 мөрәҗәгать кергән

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына экстремизм, коррупция дигән яңа категорияләр кертелә. Бу хакта ТР хөкүмәте йортында шушы көннәрдә уздырылган брифингта ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте. Болардан тыш хезмәтне саклауга, хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңа категорияләрне кертү мәсьәләсе дә хәл ителә. Шулай итеп татарстанлылар, шул исәптән минзәләлеләр...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына экстремизм, коррупция дигән яңа категорияләр кертелә. Бу хакта ТР хөкүмәте йортында шушы көннәрдә уздырылган брифингта ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте. Болардан тыш хезмәтне саклауга, хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңа категорияләрне кертү мәсьәләсе дә хәл ителә.

Шулай итеп татарстанлылар, шул исәптән минзәләлеләр 2012 елның апреленнән бирле эшләп килүче әлеге системага 30га якын төрдәге категория буенча тәкъдимнәрен җиткерә алалар. Узган ел "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләрнең саны 57 процентка арткан - сайтта 34 меңгә якын уведомление бастырылган, шуларның 71 проценты уңай хәл ителгән.

"Халык контроле"ндә "Тәкъдимнәр һәм кире элемтә" дигән кнопка барлыкка килүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге ысул сайтка мөрәҗәгать итүчеләргә системаның эшенә карата үзләренең фикерләрен калдыру мөмкинлеге бирә. Зарипов сүзләренә караганда, чиновникларның гади халык белән аралашуына сервисны тагын да камилләштерү йогынты ясаячак. Узган ел, мәсәлән, "Халык инспекторы" дигән кушымта өстәлгән.

-"Халык контроле" эшчәнлегендә 900гә якын кеше катнаша. Болар - модераторлар, алынган уведомлениеләр буенча җитешсезлекләрне бетерергә тиешле кешеләр, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, - диде брифинг барышында ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.

Безнең өстәмә

"Халык контроле" системасына үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында минзәләлеләрдән узган ел 42 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге авыллардагы юлсызлык, юллардагы чокырлар, санкцияләнмәгән чүп урыннары, машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимының сакланмавы, канализация коеларының һәм контейнерларның вакытында чистартылмавына кагылышлы. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү статистикасына күз салсак, узган елгы мөрәҗәгатьләрнең 23е уңай хәл ителгән.

Яңа елга аяк бастык кына әле, шул арада минзәләлеләрдән 3 мөрәҗәгать кергән, икесе урамнарның яктыртылмавына кагылышлы, берсе -юлларны кар басып китүе турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X