Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә Сабантуе!

    Игенче хезмәте һәм җир - төп яшәү чыганагы. Изге туфрак ул бөтен терлек иясенә тормыш бирә. Әнә шул туфракны эшкәртүче, анда иң кадерле нәрсә - икмәк үстерүче игенченең хезмәте нинди зур һәм мактаулы. Шуңа да Сабан туй - эш сөючән куллары белән табыннарыбыз байлыгын тудыручы, икмәк үстерүче авыл хуҗалыгы алдынгыларына...

    Игенче хезмәте һәм җир - төп яшәү чыганагы. Изге туфрак ул бөтен терлек иясенә тормыш бирә. Әнә шул туфракны эшкәртүче, анда иң кадерле нәрсә - икмәк үстерүче игенченең хезмәте нинди зур һәм мактаулы. Шуңа да Сабан туй - эш сөючән куллары белән табыннарыбыз байлыгын тудыручы, икмәк үстерүче авыл хуҗалыгы алдынгыларына дан җырлаучы бәйрәм ул. Игенчеләребез икмәк үстерү өчен озын көннәр һәм йокысыз төннәр үткәрсәләр, терлекчеләребез тырышлыгы аркасында терлекләрне кышлату уңышлы үтте, быелгы язгы чәчү дә уңышлы тәмамланды.

    Барлык милләт халыкларын берләштерүче зур бәйрәм -Сабантуй районыбызда гөрләп узды. Көне дә бик матур, күктә якты кояш күзләрне иркәләп җылы нурларын сипте. Сабантуе гадәти булмаган әдәби музыкаль композиция белән башланып китте: мәйдан уртасында зур подноста бутафор каравае, аңа өч төстәге җәймә ябылган, берсе - чәчәкле болынны хәтерләтә. Мәйдан буйлап кояш нурлары, чәчәкләр, күбәләкләр диярсең, төрле төстәге костюмнар киеп биюче укучы балалар арасыннан чыккан Кояш әнә шул каравай өстендәге җәймәне тартып алды, анда икенче җәймә - яңа гына башын төрткән яшел шытымнарга төренгән басу күренде. Яшел җәймә дә тартып алынды, анда алтын төсендәге өлгергән башакларны хәтерләтүче сары җәймә ачылды. Мәйдан «башаклар»га һәм «көлтәләргә» төренде. Менә шундый матур күренеш белән башланды Сабантуе. Бу гына түгел, алга таба ул тагын да мавыктыргыч төсмер алды, театрыбыз артистларының театральләштерелгән чыгышы белән дәвам итте. Милли бәйрәмебез - сабантуеның чикләре елдан-ел киңәя бара. Сабантуйлар Австрия, Америка, Австралия, Канада һәм башка бик күп чит илләрдә дә үткәрелүе әйтеп үтелде. Бу көнне дә театр артистлары башкаруында сабан туена җир шарының төрле илләреннән «кунаклар» килгән: Япониядән, Испаниядән, Һиндстаннан, Үзбәкстаннан, Грециядән, Мексикадан, Россиядән һ.б. илләрдән. Аларның чыгышлары барышында сары җәймә дә тартып алынды, мәйдан уртасындагы подноста каравай ачылды. Кайсы илдә генә яшәсәң дә, кем генә булсаң да, икмәк барыбыз өчен дә кадерле, бик кыйммәтле. Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, сарайлар да - берсе дә аңа тиңләшә алмый. Бу мизгелләрдә һәркем «ходаем, икмәктән аермасын берүк», дип теләми калмагандыр. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Минзәлә төбәгендәге төрле милләтләр дә берсен-берсе хөрмәт итеп, бер гаиләдәй гомер кичерәләр. Милли бәйрәмебез - сабан туе аларны тагын да якынайта, берләштерә. Яшькә, милләткә һәм нинди дин тотуга да карамастан, сабантуе безнең иң матур гореф-гадәтләребезнең саклануын да күрсәтә. Мәйдан уртасын тулыландыручы гармунчылар, фольклор ансамбльләре чыгышы шуның бер чагылышы.

    2014 ел - Мәдәният елы, бәйрәм программасында калку итеп күрсәтелде ул. Шуңа бәйле рәвештә мәйданда авыл хуҗалыгы, производство, спорт һәм уку алдынгыларын, җитәкчеләребезне, авыл җирлекләре башлыкларын, фермерларны бүләкләү процессы башка еллардан аерылып торды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне театрыбыз артистлары уены белән "терелгән" татар һәм рус милләтенең бөек классик язучылары, шагыйрьләре тәбрикләде. «Нью Холланд» тракторында 4120 гектарда яхшы сыйфатлы итеп сабан культуралары чәчкән «Мензелинские зори» агрофирмасының «Николаевка» хуҗалыгы механизаторы Федор Бубеков 2014 елгы язгы-кыр эшләре нәтиҗәләре буенча райныбызның кыр батыры дип танылды, аңа зур тәкә, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды. Федор Бубеков үзенең туган җирендә - "Николаевка" хуҗалыгында 15 ел механизатор булып эшли. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаган егет ул. Хуҗалыкта инженер булып эшләгән еллары да булды. Хәзер фермерлык белән шөгыльләнә башлаган. Башлап китүче фермер буларак, дәүләт программасында катнашып, 1 млн 350 мең сумлык грант откан. Шушы суммага МТЗ-82 тракторы, КУН-0,8, пресс-подборщик, тырма, роторлы чапкыч алган.Үзенең 60 гектар җире бар. Аның 10 гектарына костер, калган мәйданына бодай чәчкән. Янәшәбездә Федор Владимирович кебек яшьлек энергиясе ташып торган, хезмәттән тәм табучы яшьләр булуы бик куанычлы.

    Сабантуй мәйданына башка хезмәт алдынгыларының исемнәре яңгырады. Язгы кыр эшләрендә, үсемлекләрне саклауда яхшы эшләгән механизаторлар, терлекчелектә зур уңышларга ирешкән сыер савучылар, терлек караучылар, бозау караучылар, нәтиҗәле эшләүче фермерлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәтчәннәре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүче укучыларны бүләкләү дә көчле алкышлар астында үтте.

    Сәхнәгә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күтәрелде. Район башлыгы үзенең котлавында Сабантуй бәйрәменең иң беренче чиратта хезмәт кешесен зурлау өчен үткәрелүен билгеләп үтте.

    -Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Быелгы Сабантуйның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт бирер, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы, фидакарьлеге бәрабәренә яхшы уңыш алырбыз дип ышанам, - диде ул.

    Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин минзәләлеләргә ТР Президентының Сабантуй котлавын җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде.

    Сабантуйны үткәрү комиссиясе рәисе Илгизәр Шагалиев бәйрәмне ачык дип игълан итте. Матур традицияне дәвам итеп, Сабантуй һәм Минзәлә флагын күтәрү хокукы кыр батыры Федор Бубеков белән «Калморза» хуҗалыгында механизатор булып эшләүче узган елгы татарча көрәш буенча абсолют батыр Зиннур Гыйльфановка бирелде.

    -Сабантуй флагын күтәрү безнең өчен дулкынландыргыч мизгел булды, әлеге истәлекле көн безнең хәтеребездә гомергә сакланыр, - диде алар үзләренең кичерешләре турында.

    Ап-ак күк йөзенә тынычлык символы - ак күгәрченнәр очырылды, аллы-гөлле шарлар күтәрелде. Тирә-якка «Минзәләм дип сөенәм» җыры яңгырады. Хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе булган район сабантуе әнә шулай башланып китте.

    Сабантуйга килүчеләрнең иң кызыксынып карый торган ярышы - милли көрәш. Бу юлы да ул шулай булды. Көндезге 11 сәгатьтә башланып кичке бишенче яртыга кадәр күзләр мәйдан уртасындагы келәмдә булды. Анда читтән килүчеләр дә көч сынашты. Хәер, читтән дигәннәре дә кайчандыр безнең якларда туган, беренче чыныгуны үзебезнең тренерлар кул астында, үзебезнең спорт секцияләренә йөреп алган көрәшчеләр. Шуңа моңа үпкә белдерүчеләр булмагандыр.

    Талны яшьтән бөгәләр, диләр. Татарча көрәш тә яшүсмерләр арасында көч сынашулардан башланды. Көрәшчеләргә үзләренең остазлары- тренерлары, якыннары исемнәре белән дәшеп, көч биреп торды, тамашачылар көчле алкышлар белән канатландырды. Биредә көрәш барганда һәрбер көрәшченең кайсы яктан булуы, кем кул астында шөгыльләнүе, уңышлары турында танышып барасың.

    Яшүсмерләр арасында Сабантуйның абсолют батыры булып Алмаз Җаппаров калды. Ул Хуҗәмәт авылыннан, тренеры Флүр Галиев. Батыр егет тәкә һәм сертификат белән бүләкләнде, башка үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә дә сертификат тапшырылды.

    Авыр үлчәүдә көрәш киеренке барды. Читтән килгән кунаклар арасында быелгы Сабантуйның абсолют батыры - Ришат Гайнетдинов (Җәлил бистәсе). Наратлыкичү авылыннан Мирзанур Локманов Минзәлә Сабантуеның абсолют батыры булуга иреште.

    Батырлар тәкә, плазмалы телевизор белән бүләкләнде, призлы урыннарны алган башка көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.

    Шунысы гына сәер тоелды (ул һәр елны шулай): көрәш тәмамланыр вакыт җиткәндә, трибуналарда тамашачылар бик аз калган иде. Аңлашылмады: рухи яктан шулай саектыкмыни?

    Ат ярышларын карарга яратучылар әледән-әле сәгать телләренә күз салып, аның башлануын зарыгып көттеләр, ипподром янына җыелдылар. Ат ярышларын дулкынланмыйча карап та, ярышта катнашучыларның кичерешләрен берничек аңлатып та булмый төсле.

    Бер ханымның елый-елый ярыш каравын күргәч, сүз каттым. Түбән Юшады авылыннан Светлана Толстова булып чыкты. Ул "Калинин" бүлекчәсендә савымчы булып эшли, кичерешләрен болай дип аңлатты:

    -Ат чабышларын карарга үлеп яратам, ел да карамый калган юк. Кечкенә булса да бүләк тә алып киләм, диде ул. Бүләген исә һәр елны район сабан туенда атлар чабышында катнашып килүче Җәмәк егете Нургали Гыйләҗевка (атның хуҗасы Искәндәр Гыйләҗев) бүләк итте.

    Кайберәүләр сабантуйга уеннарда катнашырга, көрәшне күзәтергә дип килсә, фәкать ат көрәшен карарга гына килүчеләр дә бар. Күптән түгел 90 яшен тутырган Бәһиҗә Мифтахова шундыйлардан. Ул ат чабышын кызыксынып күзәтеп торды, аннары сумкасындагы бүләген чыгарып атлар янына килде.

    -Улым Фаил көрәш яратты, үзе дә көрәшче иде, әмма гомере бик кыска булды, 40 яшендә җирләдек үзен. Сабантуйларны көтеп алам. Шушы бүләгемне тапшырсам, күңелем тынычланыр иде, - диде ул бүләген ат муенына бәйләгәндә.

    Быел юртаклар ярышында - 7, чабышкылар ярышында 11 ат катнашты. Бу бик аз, әлбәттә. Әле кайчан гына да авыл сабантуйларында шуның кадәр ат ярыша иде. Әллә ярыш таләпләре катгыйлану каршылыклар тудырамы, әллә инде чабыш атларын әзерләргә атлыгып торучылар юкмы? Шунысы куандыра, чабышта катнашучыларның һәрберсенә акчалата премия тапшырылды. Юртаклар ике этапта ярышты, беренчесе -2 яшьтән 4 яшькә кадәрге. Беренче урынны ШЭ Сәетовның "Алладин" кушаматлы аты алды, иярләүчесе Юрий Хаменко. 4 яшьтән 10 яшькә кадәрге юртаклар арасында беренчелекне дәүләт конюшнясыннан "Максимум" яулады, иярләүчесе Аркадий Чернов.

    Чаптарларның нәселле атлар ярышында дәүләт ветеринария берләшмәсеннән "Мона Лиза" кушаматлы аты белән Екатерина Волосникова беренче булып килде. Бу чаптарлар һәм юртаклар 1800 метр арага чапсалар, эшче атлар өчен дистанция шактый ерак, 3200 метр иде. Эшче атлар арасында беренчелеккә шәхси эшмәкәр Наил Вәлиевнең "Маватка" кушаматлы аты белән Эльмир Нигъмәтуллин чыкты.

    Быел сабантуе программасының мәдәнияткә, сәнгатькә кагылышлы бар өлешен үзебезнең сәнгать осталары көче белән башкарып чыктылар. Аларның чыгышларын үзебезнең театрыбыз артистлары чыгышлары тулыландырып җибәрде. Үзешчән сәнгать осталары иртәдән кичкә кадәр мәйдандагы зур сәхнәне дә, кечесен дә гөрләтеп тордылар. Килгән кунаклар тамаша кылды, аларның дәртле җырларына, биюләренә кушылып җырлады, биеде. Сабантуйга килүчеләр хозурына читтә яшәүче якташ җырчыларыбыз - "Алтын Барс" премиясе лауреаты Гөлназ Сираева, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина һәм Себердән кайткан Гөлнара Җиһангирова үзләренең җырларын бүләк иттеләр. "Созвездие"-"Йолдызлык"-2014" яшьләр эстрада фестивале лауреаты Таңсылу Альмиеваның моңлы, матур тавышына әсәренеп, аның җырларын тыңлаганда "Минзәләнең менә нинди җырчылары бар!", дип горурланмый кала алмыйсың.

    Кечкенә сәхнәнең сайгаклары ничек чыдагандыр: күпме моңлы, дәртле җырлар башкарылды. Бирегә җыйналган кунакларның Аю авылыннан Эльвира белән Илнур Фәрраховларның кызлары Эльвинаның матур итеп җырлавына сокланып тыңлауларына шаһит булдым. Ул биредә "Кызыл җиләк" җырын башкарды. Үзе дә җиләк кебек! Аны минзәләлеләр "Созвездие-Йолдызлык"-2014" лауреаты буларак беләләр. Аңа чын күңелдән киләчәктә дә уңышлар телисе килә.

    Сәхнәдә үзебезнең фольклор ансамбльләре дә берсен-берсе алыштырып кына торды, күз явын алырлык якты костюмнардан чыгыш ясап алар халыкның күңелен күтәрде. Алар арасында "Мөшеге чишмәләре" дә бар иде. Ап-ак, чигүле алъяпкычлары, итәкләре бөрмәләп тегелгән күлмәкләре ничек килешле, борынгы гореф-гадәтләребезне дәвам итүгә үз өлешләрен кертәләр дими, ни дисең инде аларны! Аларның иҗат уңышлары аз түгел: әле күптән түгел генә Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивалендә лауреат исемен яулап кайттылар.

    Кайсы гына мәдәният учагын алсак та, аңа спонсорлар ярдәме бер дә артык түгел. Биредә шунысын әйтеп үтәсе килә: Сабантуй бәйрәме кысаларында "Бердәм Россия" партиясе исеменнән "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә территориаль бүлекчәсе тарафыннан Татар Мөшегесе авыл мәдәният йортына теннис өстәле алуга сертификат тапшырылды.

    Минзәлә сабантуена килүчеләр арасында Васил Шәйхразиев, Гиоргий Куприянов, Илшат Фәрдиев, Николай Владимиров кебек дәрәҗәле кунаклар бар иде. Алар мәйдан буйлап урнашкан милли аш-сулы, бай нигъмәтле, кунакчыл йортларында булдылар, аларның ризыкларыннан авыз иттеләр, минзәләлеләрнең хәл-әхвәлләрен сораштырдылар. Илшат Фәрдиев Мәлкән керәшеннәре кунак йортында гап корды. Әлеге авыл җирлегенә кергән авылларның урамнарында яктырткыч лампалар урнаштырырга, ә Тауасты Байлар авыл мәдәният йортына музыкаль аппаратура вәгъдә бирде.

    Кунаклар уен-аттракционнарны күзәттеләр, бигрәк тә су аттракционнары күпләрне үзенә җәлеп иткән иде. Әнә, яшүсмер малайлар суга чумып балык тоталар. Кармакка кем дә каптыра, ә менә кулың белән судан балык тотып кара! Җыялар тагын, 3 минут эчендә 3әр-4әр килога кадәр карась балыклары тотучылар бар. Беренче урынны 4,1 кг балык тотып, 14 яшьлек Алексей Андриянов алды. Вячеслав Грибков белән Игорь Кириллов та беразга гына калыштылар, 3-3,2 кг балык тотып, икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

    Башка төрле спорт уеннарында да халык теләп катнашты. Коры җирдә капчык сугышында да күпләр көч сынашты. Биредә Чаллыдан кайткан кунак 32 яшьлек Илнур Зөфәров җиңүгә иреште. Сүзне әтисе Зөлфәт алды:

    -Илнур Казан, Чаллы сабантуйларында да капчык сугышында катнаша, анда да җиңеп кайта. Без үзебез Иркәнәштән, әниебез Җинан Сәрвәрованы да алып килдек. Аңа озакламый 90 яшь тула. Сабантуйны карарга барыбыз да яратабыз. Туганыбыз Азат Идрисов 39 секундта биек баганага менеп бүләк алды, - дип кичерешләрен безгә сөйләде.

    Аркан тартышуда дүртәр кешелек 6 команда көч сынашты: "Евростиль" , "Миләүшә", "Спорткомплекс", Охрана", "Олимп", "Старт". Аларда катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән иде. Бик озак тартыша торгач, "Евростиль" командасы беренче урынны алды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Армрестлингта 46 кеше катнашты, ярышлар үлчәү авырлыгына карап оештырылды.63кгга кадәр Алсу Тимерханова, 63 кгдан авырракта - Раушания Тимерханова, 73 яшҗкә кадәрге авырлыкта Фәнис Шәйхразиев, 81 кг га кадәр - Альберт садыйков, 81 кг дан авыррак үлчәүдә Алмаз Закиров беренче урыннарны яуладылар, катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Акча эшләп калыйм дип нинди генә аттракционнар уйлап чыгармыйлар тагын. Үсмер малайлар ярата торган лазертаг кебек уеннарга әллә никадәре яңалары өстәлгән. Әйтик, турникта тотынып тору. 2 минут турникта тотынып тора алсаң, ике мең сум синеке. Әмма анда тора алучылар бик күп түгел, көн буена бары бер генә кеше 2 мең сумны откан.

    Портрет ясаучы рәссамнар да быел бик күп күренде, аэротату ясаучылар да буш тормады. Минизоопарктан кичкә кадәр кеше өзелмәде, андагы җәнлекләрне, кош-кортларны, йорт хайваннарын кызыксынып карадылар. Тезелешеп яткан кара төстәге дуңгыз балаларын, купшы цесаркаларны, индоуткаларны сокланып, авырлыгы 1,4 тоннага якын нәсел үгезен шаккатып күзәттеләр.

    Теләгән кешегә сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары эшләде, барырга-кайтырга бушлайга автобуслар йөреп торды. Бәйрәмдә күңел ачарга, уеннарда катнашырга бөтен шартлар тудырылган иде.

    Сабантуйларны көтеп аласың, узып киткәне сизелми дә кала. Ә менә хатирәләре, андагы шаккаттыргыч мизгелләре, алган тәэсирләр, кичерешләр бик озак сакланыр әле.

    Сабантуй кунакларының кайберләре үзләренең фикерләрен болай дип белдерделәр:

    Люция Хәлиуллина:

    -Сабантуйларын көтеп алам. Үзем туган ягыма, Мәлкән сабантуена ел да кайтмый калган юк. Дәвек сабантуен карарга яратам. Быел гына икесе дә бер көнгә туры килде, Дәвеккә бара алмый калдым.

    Венера Гильмиева:

    -Үзебезнең җырчылар булдырып та тора икән дип сокланып аларның чыгышларын карадым. Бигрәк тә Коноваловка авылыннан Фәридә Арзамасованың чыгышы ошады, ул берничә җыр, шул исәптән рус җырларына папури башкарды, уңышлар аңа!

    Николай Бубеков:

    -Нинди генә могҗизалар күрмисең монда килгәч. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә әллә нинди кызыклы уеннар бар. Үзем армрестлингны яратам, шуны карадым. Коммуналь челтәрләр алып килгән 45-55 кг лы җәеннәрне күреп шаккаттым.

    Леонид Арзамасов:

    -Быел Дәвек сабантуена бардым, шәп булды, исән-сау булып икенче елга тагын шунда барырга язсын. Район сабантуе да бик ошады, иң ахырына кадәр карармын дип торам.

    Алексей Артемьев:

    -Ел саен Минзәлә сабантуена гаиләбез белән кайтабыз, рәхәт. Көн матур, ял итәргә, күңел ачарга бөтен шартлар туыдырылган. Барысы да супер!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: