Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң шатлыклы көн: кулларда аттестат

Шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына тантаналы шартларда аттестатлар тапшырылды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Шатлыклы да, моңсу да ул 9 ел буе укыган мәктәбең, сыйныфташларың, сине укыткан укытучыларың белән саубуллашу.
Быел 3 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын 31 укучы тәмамлады, шуларның өчесе –Елизавета Тутулина, Камилла Мусина, Злата Родичева мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамлап, кулларына кызыл аттестатлар алдылар.
Аттестат тапшыру тантанасында укучылар, укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары катнашты.
Мәктәп директоры Оксана Гобәйдуллина, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Аманова чыгарылыш укучыларын котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр, аттестатлар һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.
–Укулар, имтиханнар артта калды. Сез кулыгызга белем турында беренче документыгызны – аттестат аласыз. Һәм бүгеннән сез үзегезнең киләчәгегез турында дөрес карар кабул итәргә тиеш, чөнки киләчәгегез, алдагы карьерагыз, хезмәт эшчәнлегегез шушы карарга бәйле. Иң мөһиме – киләчәктә сезнең һәркайсыгыз бәхетле, уңышлы кеше булсын, – диде Оксана Александровна укучыларны төп гомуми белем мәктәбен тәмамлаулары белән тәбрикләгәндә.
Чыгарылыш укучыларын укытучылар, ата-аналары тәбрикләделәр. Укучылар, 9 ел белем биргән укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт йөзеннән, аларга музыкаль номер бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев