Яңгырлар кирәк, әмма печән әзерләргә комачаулый
«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, «Заиковский» хуҗалыгы үз хезмәтчәннәренә печәнне өләштеләр инде.
Көн туды исә, авыл халкы күккә карый. Июнь аенда барысы 80 миллиметрдан артык яңгыр яуган. Бу көннәрдә көне-төне яуган яңгырлар печән әзерләү процессын шактый кыенлаштырды, эш тә тоткарланды, үләннең сыйфаты да начарланды, диләр авыл уңганнары.Үлән быел бик яхшы, куе, биек булып үскән. Авыл халкының чапкан печәннәре кибә алмыйча ята. Өлгеррәк кешеләр пай җирләрендәге үләннәрне чабып, киптереп төргәкләргә төреп куйдылар. Хәзерге вакытта бер төргәк печәннең бәясе — 1500 сум тора.
Зур хак сораганнарының печәннәре басуда ята бирә. Ә очсызга сатканнарының(бер төргәген-бер мең сумга) басулары да чистарып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев