Язучы Ринат Мөхәммәдиев Минзәләдәге укучылары белән очрашты
Иҗади номерлар белән үрелеп барган очрашу җанлы әңгәмә форматында үтте
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәлә үзәк китапханәсендә танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды.
Үз чыгышында язучы үзенең элеккеге елларда Минзәләгә килгән чакларын искә алды һәм шул ук вакытта:
— Бүген мин Минзәләне үзем өчен яңадан ачтым, — дип билгеләп үтте.
Чыгышлары белән Минзәлә районыннан булган Рәшит Гәрәй (5 ел дәвамында «Казан утлары» журналы редакциясендә бергә эшләгәннәр, бер бүлмәдә утырганнар), Гөлшат Зәйнашева, Салисә Гәрәева, Роман Солнцевны (Ринат Суфиевны), Габделхәй Сабитовны, Марс Шабаевны җылы яктан искә алды. Минзәләнең татар әдәбиятына шундый уникаль язучы-шагыйрьләр бүләк иткән як икәнен искәртте.
Мөмкинлектән файдаланып, укучылар да язучыга аның иҗатына, бүгенге көн иҗтимагый процессларына карата сорауларын бирделәр. Аларга җавап итеп Ринат Мөхәммәдиев үсеп килүче буыннарда туган телгә, китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең, татар авылларын саклауның мөһимлеген искәртте.
Очрашуга районыбызның китапханә хезмәткәрләре иҗади яктан да нык әзерләнгәннәр иделәр. «Кенәри — читлек кошы», «Фатыйма апа» әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр, музыкаль номерлар, шул исәптән Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов башкаруында татар халык көйләреннән тезмә тәкъдим ителде.
Район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова үз чыгышында Ринат Мөхәммәдиевның Минзәләгә килүнең китап яратучылар өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте, язучыга әлеге очрашудан уңай тәэсирләр туплавын, иҗади илһам теләде.
Ринат Мөхәммәдиев белән берлектә Минзәләгә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәсе Зәйнәп Җамалиева да килделәр. Ирек Һадиев үз чыгышында Минзәлә китапханәсенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, яңа китаплар бүләк итте.
Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәсенең директор Резеда Ягъфәрова Ринат Мөхәммәдиевка районыбызга укучылар белән очрашуга килүе өчен, ә Ирек Һадиевка һәм Зәйнәп Җамалиевага һәрдаим хезмәттәшлек итеп торулары өчен өчен рәхмәт әйтте. Очрашу ахырында язучы укучылар белән фотога төште һәм үзенең автографы белән «Партизан Зәки Нури», «Мост над адом» («Сират күпере» романының русчага тәрҗемәсе) китапларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев