Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүчеләргә тәмле приз

“Прага” тортын берәү дә көн саен ашамый. Сатып алу өчен дә саллы сәбәп кирәк. Бүген Минзәлә шәһәренең беренче почта бүлеге коллективына исә бу бәхет елмайды. Әлеге коллектив алдагы ун көндә район газетасын яздыру буенча алдынгы булды.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Рәсемдә: беренче почта бүлеге начальнигы Светлана Костылева һәм почтальон Гөлбүләк Миншина. Почтальоннар  Алсу Перцева,  Земфир Гибадуллин үз участокларында район газетасын таратып йөриләр иде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның икенче яртысына язылу 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Газетага язылучыларга котлау, белдерүләр биреп  акчаны кайтарырлык итеп ташламалар каралган. Иң актив газета укучыбыз тример (үлән чапкыч) отачак. Конкурста катнашу өчен редакциягә  квитанция копиясен генә китерергә кирәк. Үз участогында яшәүчеләрнең 60 проценты газетага яздырган почтальонга да зур бүләк әзерлибез. Район газетасыннан тыш Татмедиа чыгарган тагын бер журналга язылган һәркемнең мотоблок оту мөмкинлеге туа.

Киләчәктә дә бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев