Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Идел-Йорт” фестиваленең зона туры – Минзәләдә

Ш.Закиров исемендәге үзешчән театр коллективларының “Идел-йорт” фестиваленең зона туры инде дистә елга якын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында күрше районнар катнашында (быел 19 нчы тапкыр) уза.

Фестивальнең географиясе тагын да киңәйгән – күрше Башкортостанның Янаул шәһәреннән “Хәят” халык театры белән килгәннәр. Алар Минзәлә тамашачысына да яхшы таныш әсәр -  Наил Гаетбаевның “Аты барның – дәрте бар” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Фестивальнең Минзәлә туры шулай башланып китте.

Кичен тамашачыга Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры драматург Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” сатирик комедиясен күрсәтте. Театр җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева ел саен тамашачыны үзенчәлекле спектакльләр белән сөендерә. Быелгысы да искәрмә түгел, тамашачы бик җылы кабул итте спектакльне.

Бүген, 19 мартта, 18 сәгатьтә, Актаныш районының Киров авылы халык театры Валентин Распутинның “Рәнҗетелгән язмыш” спектаклен тәкъдим итәчәк.

“Идел-Йорт” фестивале турында тулырак “Минзәлә” – “Мензеля” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев