Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләр өчен кызу чор башланып китте

Районда күпчелек халык үзизоляция реҗимында өйдә утырырга мәҗбүр булганда, авыл җирендә эш-мәшәкатьләрнең кызу чоры җитте.

(Минзәлә, 7апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев)

-Ел игенчеләр өчен уңай килә. Басуларда карлар эреп бетте, дым туфракка сеңде. Бу исә үзе үк безнең өчен зур куаныч. 10671  гектарда җәйрәп ятучы уҗым культуралары яхшы кышлаган. Табигать шартлары уңай килгәндә бураларыбызның иген  белән тулачагына ышаныч зур,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков.

Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8584, күпьеллык үләннәр 1336 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-539, көзге культуралар-580 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-580 гектарда башкарылган. Язгы кыр эшләрендә “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе,”Калморза”, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре яхшы эшлиләр.  Фермер хуҗалыкларыннан иң беренче булып шәхси эшмәкәр “Салихов” игенчеләре көзге культураларны, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга керештеләр, алар алдагы ике көндә бу эшне төгәлләячәкләр.  “Илнур” КФХсы туңга сөрелгән җирләрне, күпьеллык үләннәрне тырмалый башладылар.  Барлыгы хуҗалыкларда 4052 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.  

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев