Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игеннәрнең 40,6 проценты суктырып алынды

“Калморза” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыра башлады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 17816гектарда игеннәр суктырылган. Барлыгы 88957 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыра башлады һәм 650 гектардан артык мәйданда суктырып алдылар, гектар төшеме 59 центнердан артып китә. Бу хуҗалык игеннәрнең 55 процентын җыеп алды. Шулай ук “Давлетов” КФХсы игенчеләре 195 гектар мәйданда арпа суктыруны төгәлләделәр. 13 нче август көнне район кырларында 90 комбайн эшләде, шуның 74 е-хуҗалыкларныкы, 16 сы фермерларныкы. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 3395 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев