“Илһам” Халыкара фестиваль-конкурсыннан – дипломнар белән
Күптән түгел Санкт-Петербургта балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Илһам” (“Вдохновение”) Халыкара фестиваль-конкурсы булды.
Фестивальдә Роза Биктаһирова җитәкчелегендәге “Уен” хореография коллективы да катнашты. “Халык биюе” номинациясендә “Уен” хореография ансамбле 1 дәрәҗә лауреат дипломы, “Иң яхшы костюм” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук фестивальдә сәнгать мәктәбе йортының 2 сыйныф укучысы Айнар Хәлиуллин (укытучысы Альберт Латыйпов) уен кораллары иҗаты номинациясендә (баянда) катнашты. Айнар 3 дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
Яшь талантлар күпсанлы тамашачылар, бик җитди судьялык итүче жюри каршында чыгыш ясадылар. Чыгышлардан буш вакытларында балалар илебезнең борынгы шәһәре Санкт-Петербург буйлап сәяхәттә йөрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев