Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илфак Мәүҗиев шугалак ясауны ел саен үз өстенә ала

Югары Тәкермән авылында яшәүче Илфак Мәүҗиев мәктәп яны участогындагы хоккей кортында балаларга һәм авылдашларына хоккей уйнар һәм конькида шуар өчен шугалак ясап куйды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Илфак Мәүҗиев шугалакны мәктәптә укытканда да һәм хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә дә үз контроленә алып эшләде, елның-елында үзе шугалак ясау өчен су сибеп катырды. Шугалак ясауда мәктәпнең  7 сыйныф укучылары: Илсур Сәйфиев, Ислам Хусаинов, Даниил Хаҗиев, Әмир Фәхретдинов, Юныс Әминов, Искәндәр Арсланов, Нургиз Абдрахманов, Габдулла Шәйдуллин,  Дамир Хөснетдинов бик зур ярдәм иттеләр. Балаларның эше өчен Илфак  бик рәхмәтле.  Шугалак ясау өчен 170 тонна су китте. Шугалактагы бозның калынлыгы 14 сантиметр.  17 көн эчендә шугалак әзер булды. Шугалакка яктырткычлар кую өчен авыл яшьләре 10 мең сум күләмендә акча җыйдылар һәм тагы шуның чаклы акча җыячаклар.

Илфак Мәүҗиев:

-Без бу хоккей кортында балалар һәм авылдашларым хоккей, конькида шуу белән шөгыльләнсеннәр дип эшләдек.  Безнең авыл халкының күпчелеге Чаллы шәһәре предприятиеләрендә эшлиләр. Алар эштән арып кайткач бу шугалакка килеп шуалар, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авылыбыз балалары да шугалакны үз итәләр.    

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев