Илгизәр Ярмиев Минзәлә районы комбайнчылары арасында өченче урында бара
Быел «Калморза» хуҗалыгында ул 9 нчы ел рәттән урып-җыю кампаниясендә катнаша.
Илгизәр Ярмиев Айвар Хаертдинов («Калморза» хуҗалыгы), Марсель Миңнемухаметов һәм Владимир Дворянкиннан («Мензелинские зори») гына калыша. Ул быел 1303 тонна ашлык суктырып, район комбайнчылары арасында алдынгы урынны били.
Хәзер менә үзе яраткан эшен дәвам итеп, хуҗалыкта «Лексион-670» комбайнын иярли.
Илгизәр Ярмиев заманында «Мензелинские зори» агрофирмасында иң күп ашлык суктырып, район буенча алдынгы урыннарны алган җир улы. «Калморза» хуҗалыгында да эшли башлаганнан бирле һәр ел саен өч мең тоннадан ким ашлык суктырганы юк аның. Ул чит ил комбайнының бөтен нечкәлекләрен белә. Илгизәр бергә эшләүче ике улына Индус һәм Илдарга терәк тә, киңәшче дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев