Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илсур Галиев: Мин мөһим вакыйгада катнаштым

Шәһәребезнең 1977нче номерлы Театральный сайлау участогында да сайлаучылар үз җайлары белән килә торалар.

(Дилфас Галиев, Минзәлә информ)

Биредә сайлау участогының ишеген ачып керүгә температураны үлчиләр, битлек һәм авторучка бирәләр. Участокта яшь сайлаучы Илсур Галиев тә катнашты. Ул Россия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда үз тавышын бирде.

Илсур Галиев (18 яшь, сентябрь башында тулды):

- Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр катнашамын һәм минем өчен бәйрәм дияргә дә була. Дәүләт Думасына сайлаулар-мөһим сәяси вакыйга. Нинди законнар кабул ителәчәк һәм илебезнең барлык өлкәләре ничек үсешәчәге бездән дә тора. Шуның өчен сайлауларның беренче көнендә үк лаеклы кандидатларга һәм партиягә тавышымны бирдем.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сайлау участогында 1008 кеше теркәлгән, шуның 13е беренче тапкыр сайлауда катнашучылар. Яшь сайлаучылардан иртәнге якта Алиса Рахматуллина иң беренчеләрдән булып тавышын бирде. Аның артыннан Илнар Гимаев, Айнур Ахметшин сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев