Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Интернет технологияләр газетаның гомерен чикләмәсен

“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы журналистлар десанты Хуҗәмәттә булды, авыл халкы белән аралашты, газета турында фикер алышты.

(Флүрә Мусина)
Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда вакытлы матбугат чараларының күбесе укучыларын югалта бара. Мондый шаукым безнең “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасын да читләп узмады, тираж кими бара. Шундый шартларда газеталарны ничек саклап калырга? Газета укучыларга нинди темалар кирәк? Авыл кешеләре белән күзгә-күз карап сөйләшик, фикерләрен белешик, бер уңайдан авыл тормышы белән танышып кайтыйк дип район газетасының әйдәп баручы журналистлары Дилфас Галиев, Дифиза Нуриева һәм шушы юллар авторы Флүрә Мусина Хуҗәмәт авыл җирлегенә юл тоттык.
Хуҗәмәткә килеп керүгә иң беренче авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова белән матбугатка язылу кампаниясе турында сөйләштек. Район газетасына язылу буенча биредә хәлләр бер дә шәптән түгел: киләсе яртыеллыкка почта аша фәкать 17 кеше язылган. Бүгенге көндә почта бүлекчәсе начальнигы да юк. Ике почтальон эшли.
–Элек почта начальнигы булып Макфия Сабирова, аннары Рәсимә Әзһәмова эшләгәндә кеше белән уртак тел табып, подписканы уңышлы оештыралар иде, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Мәгълүмати технологияләр кулланылышка ныграк кергән саен, халыкка хезмәт күрсәтүнең әлеге алымы көчсезләнә бара. Халык мәгълүматны радио-телевидениедән, ин-тернет чыганакларыннан алырга өйрәнде. Китапны да, газеталарны да электрон форматта укучылар арта. Шуңа да подписка кампанияләре башландымы, ничек узар чираттагысы дип каршы алабыз. “план” дигәннәрен үтәү елдан-ел авырлаша.
Подписка чоры башландымы, редакция хезмәткәрләре урыннардагы почта бүлекчәләрен тинтерәтә башлыйбыз: “Ничә булды?”, “Тырышыгыз инде”, “Яздырыгыз инде” дип, тенкәләрен корытабыз. Һәркем үзенчә хаклы кебек. Почта хезмәткәрләре “халык интернетта утыра, газетага язылмыйлар” дип аклана. “Авылда өлкәннәр генә калып бара, яшьләр бик язылмый” дигән сүзләрне дә еш ишетәбез.
Оешмалары белән күпләп язылучыларга үзебез дә илтеп бирәбез газетаны. Мәктәп коллективы арасында да альтернатив подпискага өстенлек бирүчеләр бар. Редакция хезмәткәре Рөстәм Хәкимҗанов атна саен газетаны мәктәпкә китерә. Моннан тыш газета авыл кибетенә сатуга куела.
Бу юлы Хуҗәмәттә нәрсә күзәтелде соң? Фикерләрне гомумиләштереп бирәбез:
– Башкасына язылмасам да, “Минзәлә”не алдырмый калмыйм.
– Газета-журналларга гомер буе язылдык. Газетасыз яшәп булмый, “Минзәлә”не көтеп алабыз.
–Район газетасын телепрограмма өчен генә алдырам.
–Без Чаллыдан кайтып торабыз. Район кешеләрен белмим, шуңа район газетасына язылмыйбыз. Белдерүләр өчен сирәк-мирәк авыл кибетеннән алам.
–Без, авылда яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы, авыл тормышы кызыксындыра: күпме иген чәчкәннәр, уңышы күпме, фермерлар эшчәнлеге, бакчачылар өчен киңәшләр, полиция көндәлеге язсагыз, шул җитә.
–Реклама бите бик файдалы, чеби-фәлән, утын-мазар кирәк булса, газетаны алып карыйбыз.
–Газетага язылмый башладык, элек языла идек. Мәгълүматларны интернет аша сайтлардан укыйбыз, дигән фикерләр яңгырады.
Журналистлар десантының чираттагысы иртәгә 8-12 сәгатьләрдә Садактагы “Для вас” кибете янында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X