Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвестор фермасы Бикбауга җан кертер дигән өмет бар

Бикбау авылындагы җыенны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов алып барды.

Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ”
Авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина чыгышында төрле кешеләр исеменә, күп оешмалар адресына рәхмәт сүзләре яудырды Авыл кеше кулына калмаган билгеле, төрле программалар нигезендә, үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган. Әмма “Гигант” колхозы төзегән мәктәп бинасы сүтеп атылган авылдан, быел фәкать ике баланың мәктәпкә, ике баланың бакчага күрше авылга йөрүен әйтү генә дә бүгенге халәтне сурәтли торгандыр.
Шуңа инвесторның элеккеге ферма калдыкларында мал асрарга җыенуын хәбәр итеп авыл башлыгының, авылга азмы-күпме җан керер, дигән аңлатма бирүе юкка түгел.
Үткән елда бу төбәктә күп эшләр башкарылган, без ул хакта газета битләрендә язып тордык.
Бу елга элеккеге мәктәп территориясенә агачлар утырта башлап, киләчәктә анда Сабантуй үткәрү мәйданы ясау, су проблемасы беткәч, тыкрыкларны юллы итү, Куян, Ахматовка авылларында (биредә быел да районда иң зур суммада үзара салым акчасы җыячаклар – 1500-2500 сум) төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев