Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвестор реаль эшләре белән авылларны җанландыра

Иске Матвеевка һәм Николаевка авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыеннарында инвестор Алмаз Шәрипов катнашуының йогынтысы булдымы, бик җанлы үтте.

(Минзәлә, 23 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Узган елгы башкарылган эшләр һәм алдагы елларга планнар турында Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриевның, Николаевка авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Боковның отчетлары тыңланды.
Быелгы җыеннарда шул күзгә ташлана, авылларда яшәүчеләр республика программаларында катнашырга омтылалар. Шулай ук үзмәшгульлек буенча авыл кешеләре дә үз эшләрен ачып, ниндидер юнәлештә эш белән мәшгуль. Әйтик, Иске Матвеевка авыл җирлегендә 8 шәхси эшмәкәр исәпләнә, болардан тыш тагын дүрт кеше үзмәшгуль булып теркәлгән (терлекчелек, игенчелек һәм массаж буенча). Ике гаилә җир участокларын арендага рәсмиләштерүне төгәлләп, киләсе елга грант буенча ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә ниятли. 2019 елда җирлектә 3 гаилә яңа йорт салып кергән, быел тагын ике йорт төзеләчәк.
Авылларны саклап калу, авыл халкын эшле итү мәсьәләсе турында инвестор Алмаз Шәриповның чыгышы ике җирлектә дә кызыксыну уяткандыр.
–“Калморза” хуҗалыгы, 9000 гектардан 30 мең тонна ашлык җыеп, гектар уңышы буенча республикада беренчелекне алды. Терлекчелек буенча да уңышларыбыз бар: 4 ферма төзелде, тагын 2 ферма төзергә ниятлибез. Узган ел көнгә 2,5 тонна сөт тапшырылса, быел 6 тонна сөт тапшырыла, киләсе елга 12 тоннага җиткерәчәкбез. Хуҗалыкка 400 млн сум инвестиция кертелде. 4-5 ел эчендә ул үзен акларга тиеш. Иске Александровкада яшь гаиләләргә 6-7 торак йорт төзергә планлаштырыла, Иске Матвеевкада моңа сорау бар икән, биредә дә төзергә уйлыйбыз. Иске Александровкада 12 кечкенә бала бар, ә балалар бакчасы да, башлангыч мәктәп тә юк. Шуңа күрә шушы ике ел эчендә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп төзелеше көн кадагында торган мәсьәләләр, – диде ул авыл хезмәтчәннәре өчен шартлар тудыруга фикерен әйтеп.
Җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр: әйтик, Калморзада автобус павильоны кирәклеген, Иске Матвеевка авылындагы христианнар элеккеге чиркәү урынына шул чиркәү стенасы калдыкларын урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, ислам динендәгеләр мәчет төзү кирәклеген әйттеләр.
Николаевка авыл җирлегендә дә куанычлы вакыйгалар аз түгел: узган ел Андрей Кауровның гаиләсе яңа йорт салып кергән, быел Александр Иванов гаиләсе яңа йорт салуны төгәлләп килә. Игенчелек тармагында эшчәнлек алып барган фермер Федор Бубеков авылдашларына үрнәк итеп куелды. Ул һәм Иван Буреев быел программага кереп, грант отарга, дигән максатны куйганнар.2018 елдан Николаевка авылындагы элеккеге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендә “Минзәлә Бройлер” эшчәнлеген башлаган: йомырка өчен тавыклар, шулай ук бройлер тавыклары һәм казлар да үстереп саталар.
Җыенда Михаил Боков җирлектә яшәүчеләрнең гозерләрен җиткерде: болар – Николаевкада күпфатирлы йортның территориясен төзекләндерү, Рус Каран авылында маршрут автобусы өчен павильон кирәк, Рус.Каран белән Чулпан авыллары арасындагы юлны,ком-гравий катнашмасы салып булса да, төзекләндерү мәсьәләләре.
Җыен ахырында бер төркем авыл эшчәннәре – “Мензелинск Бройлер”СПК рәисе Илдар Султанов, фермер Федор Бубеков тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Безнең өстәмә
Әлеге җирлекләрдә үткәрелгән җыеннарда катнашкан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев үз чыгышында авыл халкының тормыш шартларын яхшырту йөзеннән, эш белән мәшгүльлеккә игътибарны арттыру, тырыш, булдыклы кешеләрне дәүләт программаларына күбрәк тарту кирәклеген әйтеп узды.
“Быел зур даталар һәм вакыйгалар елы. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, шулай ук сентябрьдә булачак республика Президентын, җирле депутатларны сайлауларны тиешле дәрәҗәдә үткәререгә әзер булыйк”, – дип искәртте Наил Хисамбиев.
Җыен барышында “Элита” нәсел предприятиесенең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Куприянов малларны ясалма орлыкландыру, Иске Матвеевка ОППС начальнигы Виталий Алексеев янгынга каршы узган елгы эшчәнлеге, “Минзәлә урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов урманнарны янгыннан саклау хакында чыгыш ясадылар. Полициянең участок уполномоченныйлары Вадим Шаймухаметов, Динар Гарипов җирлектәге оператив хәл белән таныштырды. Җыеннарда район Советы депутатлары Эдуард Кузнецов (Иске Матвеевкада), Александр Леванов (Николаевкада) катнаштылар.
Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X