Җирдә дым җитәрлек
15 нче май көнне-2,5 миллиметр яңгыр, ә 16 нчы май көнне 3 милиметрдан артык яңгыр яуды.
Май ае башыннан барысы 29,7 миллиметр яңгыр яуган. Май аенда уртача норма 38 миллиметр булырга тиеш.. Ә апрель аенда барысы 68,4 миллиметр явым-төшем булган. Апрель аенда уртача норма буенча 30 миллиметр явым-төшем булырга тиеш. Ел башыннан барысы 203,2 миллиметр явым-төшем булган, ә уртача норма 140 миллиметр. Җирдә бер метр тирәнлектә быел дым запасы 199 миллиметр. Ә узган ел бу чордагы дым запасы 106 миллиметр гына булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев