Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иркәнәш һәм Әтрәкле авыл җирлекләрендә халыкның эш активлыгын арттырырга потенциал зур

Иркәнәш һәм Әтрәкле авыл җирлегендә халык җыены тыныч шартларда үтте.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Камалов һәм Рөстәм Газизҗанов 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Үзләренең чыгышларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә актив эшләүче шәхси хуҗалыклар, фермерларны, мини-фермаларны үрнәк итеп куйдылар. Шәхси хуҗалыкларны ныгыту, терлек саннарын арттырып, тагын да күбрәк продукция җитештерү, өстәмә эш урыннары булдыру, үзмәшгульлекне киң җәелдерү максатын куялар.

Җирлектәге проблемалар да күтәрелде. Әйтик, Әтрәкледә эчә торган су проблемасы бар. Иркәнәш авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыю проблемага әверелгән. Халыктан җыелган акча дәүләт тарафыннан дүрткә артырылып кайтса да, кайберәүләр аның җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүдә ролен аңлап бетермиләр.

Җыеннарда “Әнәк” агрофирмасы, “Заиковский” хуҗалыгы вәкилләре катнашты, үзләренең эшчәнлекләре, уңышлары, алдагы планнары турында сөйләделәр.

Җыеннарда катнашкан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев районыбызда башкарылган эшләр, дәүләт программалары, перспективага планнар белән таныштырды, җирлектәге актуаль мәсьәләләргә тукталды, бигрәк тә өстәмә эш урыннары булдырырга, гаилә фермалары санын арттырырга, программаларда катнашырга чакырды.

Җыеннарда Россиянең гадәттән тыш хәлләр буенча ТРның Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча профилактика һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең районара начальнигы Альберт Тимерханов янгынга каршы куркынычсызлык чаралары, Калинин урманчылыгының участок урманчысы Рузил Насыйров урманнарны янгыннан саклау турында сөйләделәр.

Бу хакта тулырак материалларны “Минзәлә”-“Мензеля” газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X