Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирлек башлыклары хисап тота

Бу атнада авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. Быел да традиция буенча район башлыгы Айдар Салахов, районның социаль-экономик тормышында үзәк урын тоткан учреждение, оешма җитәкчеләре, район Советы аппараты хезмәткәрләре иң беренчеләрдән булып Иркәнәш һәм Әтрәкле җирлекләренә караган авылларда яшәүчеләр белән очрашты. Башка авылларда да җирлек башлыкларының хисаплары график буенча үтәчәк. Әлеге очрашулардан...

Бу атнада авыл җирлекләрендә җыеннар башланды.

Быел да традиция буенча район башлыгы Айдар Салахов, районның социаль-экономик тормышында үзәк урын тоткан учреждение, оешма җитәкчеләре, район Советы аппараты хезмәткәрләре иң беренчеләрдән булып Иркәнәш һәм Әтрәкле җирлекләренә караган авылларда яшәүчеләр белән очрашты. Башка авылларда да җирлек башлыкларының хисаплары график буенча үтәчәк.

Әлеге очрашулардан репортажларны газетабызның алдагы саннарында бирәчәкбез. Әлегә иң зур яңалык - "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы, район башлыгы Айдар Салаховның авылдагы һәр йортны маллы итү сәясәтен тормышка ашырып, өлешләп түләү шартларында төрле яшьтәге бозаулар һәм таналар өләшә башлый. Бу темага хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов белән әңгәмә газетада басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев