Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иртәрәк, әмма сак булу зыян итмәс...

Районда акрынлап казлар суя башладылар. Баш саны күп булганнар күршеләре, туганнары, дусларын җыеп рәхәтләнеп өмә үткәрә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ").
Аптырыйсы түгел, карның кайчан явасы да, салкыннар килүе дә билгеле түгел. Хәзер ашату-азык әрәм итү генә, диләр алдан карап эш итүче хуҗалар. Мал тоткан һәркемдә зур туңдыргычлар (һәтта икешәр) бар хәзер. Кош гриппы да сагайта.
Артур Гафаров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
- Буа районындагы тагын бер авыл ишек алдында бу афәт табылганын ишетүчеләр миннән киңәш сорыйлар. Суегыз дидем. Үз йортындагы малның язмышын һәркем үзе хәл итә, әмма кош гриппының ишек алдындагы җәй буе үстергән каз,үрдәкне кырып чыкса,ни эшләргә??? Минем рекомендация генә түгел, ветеринария белгечләре дә шулай ди. Кыр үрдәкләре дә чирне китерергә мөмкин, башка кыргый кошлар да. Сак булыгыз. Керткән акча, куелган хезмәтегез әрәм булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев