Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Иркәнәштә - Мәүлид бәйрәме

Яр Чаллы, Минзәләдән килгән кунаклар һәм авылның үзешчәннәре катнашында Иске Иркәнәш авылында зурлап Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм авылның клубында мөнәҗәт әйтү кичәсе формасында оештырылган иде.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм Иске Иркәнәш имам-хатыйбы Разиф хәзрәт Салахов, бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләп, Мәүлид кичәсенең фазыйләтләре хакында сөйләделәр.

Бәйрәмне бик оста итеп авыл клубы мөдире Люция Фәйдерова алып барды.

Ә мәҗлес тематикасына туры китереп, Иркәнәштән мөнәҗәтләрне Лилия Хәсәншина һәм Нәрисә Шәрәфетдинова, Рита Зәйнетдинова, Гөлсәрия Миңнеханова, Гөлфирә Каюмова һәм авыл клубының сәнгать җитәкчесе Эльмира Галимова башкардылар. Яр Чаллыдан кайткан шагыйрә Лилия Кашапова авылдашларына үзе иҗат иткән шигырьләрне укыды. Минзәлә, Мәлкәннән мәртәбәле кунаклар Лениза Якиева, Зөләйха Гыйләҗеваның башкарган мөнәҗәтләре аерым билгеләп үтүгә лаек - тамашачылар аларны йотлыгып, бөтен күңелләрен биреп тыңладылар.

Мөслимәләр берлегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Роза Фәхретдинова үз чыгышында җыелган халыкны Мәүлид бәйрәме белән котлап, барысына да үтемле итеп, ислам диненең җәмгыятьтәге роле, гаиләдә ир һәм хатын тоткан урыннар, дөрес тәрбия бирү хакында сөйләде.

Рәмзил хәзрәт, Разиф хәзрәт һәм авылның мөәзине Рәис хәзрәт Кәбиров тамашачылар белән сорау-җавап бәйгесе дә оештырып алдылар, дөрес җавап бирүчеләргә кечкенә бүләкләр - дини китаплар тапшырылды.

Мәҗлес тәмамлангач, мәчеткә барып, өйлә намазы укылды. Шулай ук мәчеттә остабикә Рәйхана ханым, Илсөяр Хәйдәрова, Фәндәлия Яппарова тарафыннан Хәмзә Лотфуллин, Рәмилә Кәримова, Фәйрүзә Фазлыева, Зөләйха Якупова ярдәме белән бәйрәм хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X