Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Маҗын авылында яңа күпфункцияле үзәк һәм спорт мәйданчыгы ачылды

Объектлар ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Минзәлә районына визит барышында ачылды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Иске Маҗын авылында дәүләт программасы нигезендә күпфункцияле үзәк һәм спорт мәйдачыгы ачылуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнаштылар.

- Бүген яңа клуб ачабыз, ул әлеге җирлектә бик кирәк, күптән көтелгән объект, - дип билгеләп үтте Айдар Салахов. Ирада Әюпова да яңа мәдәни объектының авылда һәм гомумән районда үзара дус, тату яшәүче милләтләрнең традицияләрен саклап калуда зур өлеш кертәчәгенә үз ышанычын белдерде.

ТР мәдәният министры Иске Маҗын авылының күпфункцияле үзәгенең материаль-техник базасын ныгытуга сертификат бүләк итте.

Шулай ук “Спектр” оешмасыннан прораб Виталий Зорин, монтажчы  Рушан Камалов, балта остасы Артур Әхмәтгалиев , “АвтоСтрой” асфальт-бетонлаучы Николай Чеботников, “ГазРегионСтройСервис” газэлектр эретеп ябыштыручысы Азат Кәшбиев, слесаре Ришат Гәрәев Район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“Спектр” төзелеш компаниясе ТР мәдәният министрылыгының  рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук Ирада Әюпова министрлыкның рәхмәт хатларын Дәвек, Минзәлә педагогия көллияте, медицина училищесы театр коллективларына, Түбән Тәкермән клубы мөдире Гөлназ Гәрәева,  район мәдәният сарае рәссам-бизәүчеРәсимә Галиевага тапшырды.

Шулай ук спорт мәйданчыгы төзелешендә катнашкан автогрейдер машинисты Александр Вотяков һәм “АвтоСтрой” мастеры Виталий Латышев та район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелделәр.

Үз эченә клуб һәм китапханәне берләштергән күпфункцияле үзәкнең кызыл тасмасын киселгәч, Ирада Әюпова, Айдар Салахов һәм Камил Нәҗмиев объект территориясен һәм эчен карап чыктылар. Клубта район мәдәни коллективлары тарафыннан концерт номерлары әзерләнде.

Иске Маҗында тагын бер яңа объектта – спорт мәйданчыгы ачылу тантанасында Ирада Әюпова “спорт та, мәдәният тә кешеләрне яңадан яңа үрләр яулауга этәрүче юнәлешләр” дип билгеләп үтте, туплар комплекты бүләк итте, биредә үткәрелгән физзарядкада катнашты (бу хатка безнең инстаграм сторизында).

Иске Маҗын авылыннан соң Ирада Әюпова Екатерина күпере һәм Минзәлә елгасы аша салынган дамба буенча чыкты, шәһәрнең гимназиясендә, педагогик көллиятендә булды, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды.

Иске Маҗында яңа объектлар ачылу һәм министрның визиты турында видеоны безнең ютубта карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев