Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Мунча авылына чыга торган Минзәлә елгасы аша яңа күпер төзелеше дәвам итә

Иске Мунча авылының Минзәлә елгасы янында чын мәгънәсендә эш гөрли. Авылга Минзәлә елгасы аша күперне сентябрь ае башында сала башладылар.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Биредә эш  бик яхшы  оештырылган. Эш махсуслашкан оешма “Татарстан Республикасының күперләре” ҖЧҖ тарафыннан барлык технологик таләпләрне үтәп башкарыла.  

Башта күпер янын  таллардан арындырып, җирен тигезләп куйдылар. Яңа җиргә свайны махсус бораулап кактылар.  Барысы 33 берәмлек свайны күпер саласы урынга 11 метр тирәнлектә кагып керттеләр. Свай какканнан соң күпернең ике ягын да бетонладылар, хәзер шул бетонлаган урынга яр буена ком түшиләр.   Бу объектта 5 берәмлек техника кулланыла, 10 кешелек бригада баш күтәрми эшли. Төзүчеләр эшне кыска срокларда башкарып 2021 елның башында күперне файдалануга тапшырачаклар. Яңа күпернең озынлыгы -33 метр, киңлеге-6,5 метр булачак һәм әлеге күперне төзү өчен Россия хөкүмәте 43 миллион сум акча биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев