Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске торактан – яңасына

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа нигезендә районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла. Шушы ният чынга ашкан очракта 160 гаилә иске торактан яңасына күчә дигән сүз. Авария хәлендәге торакның 1 квадрат метрын дәүләт 11022 сумнан сатып алырга карар кылган. Бу бәя республикабызның барлык районнарында да...

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа нигезендә районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла. Шушы ният чынга ашкан очракта 160 гаилә иске торактан яңасына күчә дигән сүз.

Авария хәлендәге торакның 1 квадрат метрын дәүләт 11022 сумнан сатып алырга карар кылган. Бу бәя республикабызның барлык районнарында да бер үк, шул исәптән бездә дә. Яңа торакның 1 кв.метрына кимендә 28 мең сум түләргә кирәк. Билгеле, мондый аерма белән авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торак сатып ала алмаска мөмкин. Шуңа күрә моңа алмашка социаль ипотека шартларында яңа фатирлар алу тәкъдим ителә. Ягъни бәяләрдәге аерманы 15 ел дәвамында түләү мөмкинлеге бирелә дигән сүз. Мөмкинлеге булмаганнарга найм буенча яшәргә була.

-Авария хәлендәге 16 йортта яшәүче 78 кеше быел яңа торак алырга билгеләнде. Хәзерге вакытта авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән социаль ипотека буенча торак алуга килешүләр төзү бара, аларны булачак фатирларына беркетү төгәлләнгәч, төзелеш эшләре башланачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов.

Безнең белешмә

2014 елда авария хәлендәге түбәндәге йортта яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла:

Шәһәр буенча

М.Җәлил урамы, 55;

К.Либкнехт урамы, 101;

К.Либкнехт урамы,90;

М.Җәлил урамы,63;

Татарстан урамы, 5;

Тукай урамы,6;

Чапаев урамы,8;

Элеваторная урамы, 6;

Северная урамы, 11;

К.Маркс урамы, 158;

Ленин урамы, 46;

Головин урамы, 19.

Авыллар буенча

Юртау бистәсе, Солнечная урамы, 8;

Николаевка авылы, Мирная урамы, 66;

Яңа Маҗын авылы, Молодежная урамы, 13, 15.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев