Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изгелек җирдә ятмас

Ел башында мәдәният йорты өчен авылыбыз тарихын чагылдырган зур фотостенд бүләк ителгән иде. Шулай ук яңа китаплар өчен бүләк ителгән стеллаж  да бу фондның авылыбыз өчен зур эшләр башкаруы турында сөйли.

“БлагоДарение” фондының исеме җисеменә туры килүен Тупач авылы халкы үз мисалында рәхәтләнеп раслый ала. Изгелек бүләк итүче бу фонд безнең авылны әледән әле сөендереп тора. Бу фондның ярдәме нәтиҗәсендә авылыбыз үзгәрештә һәм үсештә. Рамазан аенда авыл халкы өчен ифтар ашы уздыру, анда данлыклы мөнәҗәтче, танылган артист Радик Динәхмәтов чыгышы да өлкәннәр өчен зур бүләк булды.
Бөтен татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, менә ничә ел рәттән шушы фонд ярдәме белән, Минзәлә районындагы иң үрнәк сабантуйларның берсе булып килә. Быел да сабантуйга күренекле артистлар, алып баручылар чакырылган иде. Рифат Зарипов һәм аның группасы бик матур ял бүләк итте. 

Авылыбызда укытучылар һәм өлкәннәр көне дә зурлап билгеләп үтелде. Көзге матур бер көндә сабантуй мәйданында яраткан артистыбыз Нәфкать Нигъмәтуллин үзенең группасы белән өч сәгатьлек концерт бүләк иттеләр.
Белем көнен дә мәктәп балалары көтеп алалар, чөнки изгелек эшләүче бу фонд укучыларны ел да сөендерә.  Быел да мәктәп кирәк-яраклары белән шахматлар бүләк ителде. 

Авылыбыз ветераннары да читтә калмады. Аларга фонд “Минзәлә”, “Шәһри Казан” газеталарын һәм “Сөембикә” журналын бүләк итте. 

Яңа ел бәйрәменнән балалар гына түгел, өлкәннәр дә могҗизалар көтәләр. “БлагоДарение” фонды быел да укучыларны кыйммәтле бүләкләр белән сөендерде, ә өлкәннәр өчен яңа ел бәйрәменә финанс ярдәме күрсәтелде. 
Ирек Фаритович һәм Рузилә Якуповна җитәкләгән бу фондның авылыбыз өчен эшләгән эшләре бәяләп бетергесез! Авыл халкы аларга чиксез рәхмәтле һәм бу изгелекләрнең дәвамлы булуын теләп кала.

Мәүлидә БИЛАЛОВА, ветеран-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X