Изгелекне күрә беләләр

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Ел иганәчесе-2011" республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсны оештыручылар - ТР Министрлар кабинеты һәм Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы.
Әлеге чарада безнең районнан да район башлыгы Рәсим Садыков җитәкчелегендә 18 кешелек делегация катнашты. Алар арасында "Ел хәйриячесе" конкурсы җиңүчесе - "Минзәлә автотранспорт предприятесе" ААҖ җитәкчесе Рамил Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре директорлары Илсөя Хәбибуллина, Татьяна Вахрушева, Светлана Миңнекаева, Татьяна Железкина, коррекция интернат-мәктәбе директоры Камил Нәҗмиев, тәрбиягә җиде бала алган Емельяновлар гаиләсе бар иде.
189 номинант арасында конкурс комиссиясе 2011 елның 88 җиңүчесен билгеләде. Алар 3 млрд сумнан артык суммада хәйриячелек эшләре башкарганнар. "Минзәлә автотранспорт предприятиесе" ААҖ "Эре һәм уртакул предприятиеләр" номинациясендә җиңүчеләрнең берсе дип табылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчесе Рамил Кәримовка хәйриячелек эшчәнлеге өчен истәлек дипломы һәм медаль тапшырды.
"Ел хәйриячесе" конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасы быел бишенче тапкыр узды. Республикабызда традицион рәвештә уза торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 2011 елда гына да 13 млн сумнан артык акча җыелган. Минзәлә районы буенча 381,5 мең сум акча тупланган. Күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче 24 мең бала яңа уку елын лаеклы каршы алды.
Өлкән буын вәкилләре - аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләр, ветераннарның тол хатыннары да онытылмый. "Компьютер грамотасызлыгын бетерү" проекты кысаларында 13 мең граждан (Минзәлә районы буенча - 90) курслар узды. Пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтүне дәвам итеп, быел РФ Пенсионерлар союзының ТР буенча төбәкара бүлекчәсе инициативасы белән "Интернет - озын гомерлелек" проекты старт алды.
Республикабыз хәйриячеләре күпбалалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләргә һәрдаим ярдәм итеп торалар. 2011 елда гына да Татарстанда 2183 гаилә тәрбиягә бала алган. Әлеге тантанада Рөстәм Миңнеханов 17 күпбалалы гаиләгә "Мегафон" элемтә операторы тәкъдим иткән (ата-ананың икесенә дә) бүләк трафигы белән махсус тариф планын тоташтыруга сертификат һәм кәрәзле телефоннар тапшырды. Райондашларыбыз - Емельяновлар гаиләсе дә (рәсемдә) Президент кулыннан әлеге бүләкне алу бәхетенә иреште.
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.7700
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.7100
-
18 февраль 2019 - 13:42Бизнесны үстерү кыюлык та сорый Район икътисадый советының чираттагы утырышы Минзәләдәге узган ел көзен оешкан “Техносервис” предприятиесендә үтте.13200
-
18 февраль 2019 - 10:19Фәнзаман Батталны олылау кичәсе Бүген Казанның Тукай клубында Фанзаман Батталның 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була. Шул уңайдан без сезгә Илшат Лотфуллинның язмасын тәкъдим итәбез.10600
-
16 февраль 2019 - 10:02Изгелек җирдә ятмас Ел башында мәдәният йорты өчен авылыбыз тарихын чагылдырган зур фотостенд бүләк ителгән иде. Шулай ук яңа китаплар өчен бүләк ителгән стеллаж да бу фондның авылыбыз өчен зур эшләр башкаруы турында сөйли.20600
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.15100
-
14 февраль 2019 - 15:22Җәмәгатьчелек тыңлаулары Шәһәребездәге “Школьный”скверын (ул 1 нче урта мәктәп һәм медучилищекаршында урнашкан ) төзекләндерү мәсьәләсенә үзегезнең карашыгызны белдерергә теләсәгез, читтә калмагыз, килегез, фикерегезне җиткерү өчен мөмкинлек бар.12500
-
14 февраль 2019 - 14:2715 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының чираттагы саны дөнья күрә Иҗат коллективы ел башында алган йөкләмәләренә тугры калып, “Провинциаль тормыш кайтавазы” проекты нигезендә материаллар урнаштыруны дәвам итә. “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” проекты нигезендә дә фотолар бирүне дәвам итәбез. Ике рубрика буенча да, сездән хатлар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.11300
-
14 февраль 2019 - 13:28Фәнзаман Батталның шигырьләре Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.10900
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.14500
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.9000
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.8500
-
13 февраль 2019 - 11:12Үзешчән театр коллективларының район фестивале үткәрелә Россиядә 2019 ел – Театр елы. Шушы уңайдан үзешчән театр коллективларының район фестивале үткәрелә.14200
-
1 октябрь 2018 - 16:34Югары Тәкермән авылында ГӨЛБАКЧА паркын ачу тантанасы
-
1 август 2018 - 09:28Нәсимә Миргарифҗан кызы ШАҺИЕВА юбилеен билгеләп үтә
-
20 февраль 2019 - 10:52Телеканаллар саны арта бара (Икенче өлеш)Республика видеокиңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Татарстанда цифрлы (санлы) телевидение кертү буенча сораулар биреп күп җитәкчеләрне уңайсыз хәлгә куйды.5400
-
19 февраль 2019 - 15:46Шашка буенча беренчелек алар кулындаУзган шимбә көнне Актаныш районы Татар Суыксу авыл җирлегенең Кормаш авылында сугышчы- интернационалист Илдар Хафизов истәлегенә шахмат-шашка фестивале булып узды.6300
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.
-
19 февраль 2019 - 14:25
-
12 июль 2018 - 11:19Тамада Саф татарча
-
11 июль 2018 - 08:23
-
16 февраль 2019 - 12:35Минзәлә районы Аю авылында Мөслим районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән саубуллаштылар Җеназа намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды61700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика