Кадрәк авыл җирлегендә булдыклы, тату яшәүче гаиләләр бик күп

8 июль көнне Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Бергә яшәүләре- олы бәхет" дигән зур кичә уздырылды. Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар,чөнки Кадрәк авыл җирлегендә яхшы итеп, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бихисап. Бу җирлектә 25,30,35,40,45,50,55 ел бергә гомер иткән 18 гаилә яши. Альбина һәм...
8 июль көнне Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Бергә яшәүләре- олы бәхет" дигән зур кичә уздырылды.
Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар,чөнки Кадрәк авыл җирлегендә яхшы итеп, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бихисап. Бу җирлектә 25,30,35,40,45,50,55 ел бергә гомер иткән 18 гаилә яши. Альбина һәм Владимир Гарнышевлар, Нурия һәм Вәсил Хәсәншиннар, Илүсә һәм Фәнил Гыйлаҗевлар, Гөлсинә һәм Радик Сафиуллиннар, Рәйсә һәм Мирзаян Хәбибуллиннар, Гөлсәрия һәм Азат Солтановлар, Гүзәлия һәм Расих Биктимеровлар, Мөнҗия һәм Касыймхан Миңнемөхәммәтовлар, Зинаида һәм Михаил Казанцевлар әлеге бәйрәмгә килгәннәр. Аларны туганнары, балалары, дуслары юбилярларны котлап бүләкләр һәм Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак ромашка чәчәкләре тапшырдылар. 55 ел бергә гомер иткән Казанцевларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов бүләкләде.
Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы Рәйсә ханым һәм Мирзаян Хәбибуллиннарга "Тугрылык һәм мәхәббәт" медале, Диплом, кыйммәтле бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшыру булды. Әлеге бүләкне район ЗАГСы җитәкчесе Анна Куприянова һәм Нурһади Гыйльфанов тапшырдылар.
Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин:
-Безнең җирлектә уңган, тырыш, булдыклы гаиләләр бик күп, аларга бәхетле, матур тормыш телим, гаиләләр ныклы булсын, яхшы, тәрбияле балалар үстерергә язсын, оныклар бәхетен күрергә кирәк, иң мөһиме илебездә тынычлык хөкем сөрсен. Авылдагы гаилә бәйрәме үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова:
- РФнең "Тугрылык һәм мәхәббәт" медале 25 елдан артык тормыш корып, бергә яшәгән үрнәк гаиләләргә һәм өч һәм аннан да артык тәртипле,тәрбияле бала үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырган районда елга бер тапкыр иң үрнәк гаиләгә бирелә. Быелгы шундый медальнең бишенчесенә Кадрәктән Хәбибуллиннар гаиләсе (фотода) лаек булды.
Сан.
Минзәлә районында 50, 55, 60 һәм аннан да күбрәк бергә яшәүчеләрнең саны 150дән артык.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 июнь 2022 - 21:23Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.00
-
19 июнь 2022 - 09:34Паркта участок әзер, ә этләр проспекттагы агачлар утыртылган участокта прогулкада.. Сүз, билгеле, урам этләре хакында бармый. Гәрчә, закон нигезендә урамда йөргән һәр эт муенчактан һәм каеш белән булырга тиеш. Хуҗасының кулында соскыч та булырга тиеш, диләр.Ни өчен икәнлеген аңлыйсыздыр?00
-
17 июнь 2022 - 15:52Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк 18 июньдә Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында район кунакларына «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк.00
-
16 июнь 2022 - 16:03"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 17 июнь саны анонсы Номерның төп темасы - райондагы Сабантуйлар һәм Авыл көннәре.00
-
5 июнь 2022 - 19:02Калморзада узган яшүсмерләр районара көрәш турнирында 68 көрәшче бил алышты 5 районнан килгән көрәшчеләр биш үлчәү авырлыгында төп приз – тәкә өчен көрәштеләр.00
-
2 июнь 2022 - 16:43"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 3 июнь саны анонсы “Экология” милли проекты нигезендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Юртау авылында тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшыра – бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.00
-
2 июнь 2022 - 15:42Коррупциягә каршы көрәш: бу күренеш Россия империясендә ничек булган? Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».00
-
29 май 2022 - 07:47Гөлнара Әхмәтшина - "СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ..." Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруы дәвам итәбез00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
27 июнь 2022 - 14:16Минзәлә районында максатчан кадрлар әзерләүгә студентлар җыяларӘлегә мәктәпне тәмамлаган бер укучы да Казан шәһәренең аграр академиясенә һәм ветеринария академиясендә укырга теләк белдермәгән.00
-
27 июнь 2022 - 11:01Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итәБарлыгы 3686 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 62 процент дигән сүз. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП, “Заиковский” сенаж салуны төгәлләде.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә71700
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)163600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64229400
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.147200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.162400
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.212900
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064211600
-
19 июнь 2022 - 10:02Минзәләдә узган 14 нче театраль Сабантуйга Салават та килде Юк, бу юлы җырчы буларак җырларга түгел, ә тамашачы буларак.00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика