Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк җирлегендә алдагы елларда хәл итәсе мәсьәләләр исемлеге әзер

Халык җыены барышында җирлек инфраструктурасы һәм экологиягә кагылышлы сораулар күтәрелде

Кадрәктә үткәрелгән гражданнар җыенында авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин алдагы 2020-2022 елларда куелган мәсьәләләр исемлеге белән таныштырды.

- Эшләнгән эшләр, ирешелгән уңышларыбыз шактый. Әмма алда тагын да зуррак эшләр тора. 2020-2022 елларга алдыбызга түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне куябыз: Кадрәк авылында спорт һәм балалар мәйданчыгы төзү; Иске Мунчада яңа күпер салу; Җәмәк, Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш авылларында урам утларын яңарту; Иске Мунча юлын һәм фермер хуҗалыгына хәтле юлны ЩПС программасына кертү; Җәмәк авылында яңа клуб төзү; Кадрәк мәдәният йортына капремонт үткәрү; Кадрәк авылы Новая урамына юлны яктырткыч кую; Кадрәк мәктәбе янына тукталыш мәйданчыгы төзү; Кадрәк авылы Киров урамын һәм Җәмәк авылы Фәхрази Галиев урамын асфальтлау; яңа ФАП каршына стоянка ясау, - дип санап чыкты ул үзенең чыгышында.

Җыенны алып барган Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов әлеге мәсьәләләрнең барысының да үтәлеше ныклы контроль астына алыначагын, шул ук вакытта федераль программаларда активрак катнашу аларны хәл итүгә зур ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.

Район башлыгы генпланны әзерләп бетерү, су белән тәэмин итү, җирлектәге тырыш кешеләрне дәүләт программаларында катнаштыру мәсьәләләренә дә кагылып узды.

Шактый уңышлы эшчәнлек алып баручы  Агросиланың “Кадрәк” җитештерү комплексының управляющие Илдар Акберовка да Айдар Салахов мөмкин кадәр күбрәк җирлек кешеләрен эшкә алырга, аларны кыш көне дә эш белән тәэмин итергә, кирәк булганда, терлек азыгы белән булышу ягын да карарга киңәш итте.

Җыенда катнашкан  ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев та үз чыгышында хакимиятнең тырышып эшләргә теләгән һәркемгә ярдәм кулы сузырга әзер торуын искәртте.

“Быел ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, шулай ук сентябрьдә булачак республика Президенты, җирлек депутатлары сайлауларын тиешле дәрәҗәдә үткәререгә әзер булыйк”, -дип тә билгеләп үтте депутат.

Җыен барышында “Элита” нәсел предприятиесы Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Куприянов малларны ясалма орлыкландыру буенча, “Минзәлә урманчылыгы” җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев урманнарда янгынга каршы режим саклау буенча чыгыш ясадылар. Полиция участковый уполномоченные Динар Гарипов җирлектәге оператив вәзгыять белән таныштырды.

Авыл халкыннан исә моңарчы бер тапкыр да сөрелмәгән Мортыш-Тамак белән Кадрәк арасындагы участокта хәзерге көндә хуҗалык тарафыннан алып баручы эшчәнлек экология таләпләренә туры киләме һәм киләчәктә фаҗигалар килеп чыкмасын өчен җирлек территориясендә агучы елга юлын турайтып булмасмы, дигән сораулар яңгырады.

Җыен ахырында җирлек эшчәнлегендә актив катнашучы  Фирдәния Сафиуллина, Юрий Евграпов, Мирзаян Хәбибуллин, Андрей Андреев, Вәсим Хәсәншин, Илсур Фәттаховка җирлек советы исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев