Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк мәдәният йортында керәшен халкының Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр

Чараның спонсорлары Роза Максимовна Николаева һәм район советы депутаты, авылдашыбыз Артур Илдусович Гафуров иделәр.

Картая мени соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да…

Авторы шигырьнең бу юлларын язганда Кадрәк авылында гомер итүче Роза апа Николаеваны күз алдында тоткандыр кебек. Аңа гына хас җиңел адымнар белән мәдәният йортына ашыгучы Роза апаны күргәч, күңелемә шундый уйлар килде. Сиксән яше ишек шакыса да, анда hаман яшьләр җитезлеге. Бәйрәм барышында оештырылган уеннарга да катнашты, Питрау себеркесен дә бәйләп күрсәтте, кыр чәчәкләреннән тәкыя дә үрде. Роза апа моңга төреп, сузып башкарган керәшен халкының борынгы жырларын тыңлаганда кичергән хисләрне суз белән генә аңлатып та булмый.

Бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмый  Роза апа. Яңа ел бал-маскарады гел аның катнашыннан башка узмый, Кыш бабайны да беренчеләрдән булып капка төпләренә ул ясап куя. Ә җәй көне бакчасын тутырып чәчәкләр үстерә. Тирә-юньдәге табигый матурлыкны күрә белүе, гадилеге, аралашучанлыгы, тормыш авырлыкларына бирешмичә, күңел көрлеген югалтмавы, олыга да кечегә дә йөрәк җылысын бирә белүе белән үрнәк булып тора Роза апа.

 

Рәисә  Хәбибуллина

Кадрәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев