Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәклеләр 158 баш савым сыеры асрый

Атна башында Кадрәк авылы читендә урнашкан җәйге лагерьда булдык. Кадрәклеләр җәйләү өчен урын сайлый белгән: лагерь табигатьнең матур бер почмагында, Минзәлә елгасы буенда урнашкан. Эш һәм ял итү өчен бөтен шартлар бар. Сөт суыту оештырылган, казан астында ут сүнеп тормый. Хәтта аквариумда табан балыклары да йөзәләр. Рафаэль әләлетдинов белән Юрий...

Атна башында Кадрәк авылы читендә урнашкан җәйге лагерьда булдык. Кадрәклеләр җәйләү өчен урын сайлый белгән: лагерь табигатьнең матур бер почмагында, Минзәлә елгасы буенда урнашкан. Эш һәм ял итү өчен бөтен шартлар бар. Сөт суыту оештырылган, казан астында ут сүнеп тормый. Хәтта аквариумда табан балыклары да йөзәләр. Рафаэль әләлетдинов белән Юрий Кириллов көткән кара-чуар токымлы сыерлар көр күренәләр. Бүген кадрәклеләр 158 баш савым сыеры асрый. Көн саен бу җәйләүдән ике тоннадан артык сөт саталар. "Алабуга сөте" белән берлектә эшләүче хуҗалыкта башкача булуы мөмкин дә түгел. Сөт монда стратегик продукция. Ә хуҗалык буенча дәүләткә 6440 килограмм сөт озатыла. Кадрәк җәйләвендә терлекчелекне үстерү өчен шартлар бар. Иң мөһиме - үз эшен яратучы, бердәм терлекчеләр коллективы тупланган. Хуҗалыкта маллар җәйләүгә май башында ук чыгарылган. Бүген 550 баш сыер өч көтүгә бүленеп, көнозыны мул үләнле иркен ялан- нарда йөртелә. - Кышкы чорда мал азыгы рационы никадәр генә бай булса да, яшел үләнгә барыбер җитми. Җәйләүгә чыккач, савым күрсәткече күзгә күренеп яхшырды. Кемнедер аерып әйтүе дә авыр, барысы да үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Биктимеров. Бу көнне кичке савымда булган сыер савучы операторлар Резеда Загидуллина, Гөлсәрия Солтанова һәм Нина Кириллованы күреп сөйләштек. Алар Светлана Гермагентова, Светлана Толстова, терлекчеләр Альберт Овчинников, Вадим Гермагентов, бозау караучы Азат Солтановны һәм башкаларны рәхмәт белән телгә алды. - Кадрәктәге көтүдә сыерлар белән бергә 44 баш каплатылган тана да йөри. Көзен алар сыер көтүен тулыландырачак, шуңа да аларга аеруча зур игътибар бирелә, - ди Гөлсәрия Солтанова. Биредә җәйләү чоры яхшы гына бара, аның уңышлы үтәсенә шикләнмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев