Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәктә Яңа ел Бәйрәме күңелле үтте

Яңа ел бәйрәме алдыннан Кадрәк авылының күңел ачу, ял итү һәм тәрбия үзәге паркында районыбызда иң беренче булып зур чыршы бәйрәме уздырылды. Махсус җигелгән атларда- Кыш бабай, Кар кызы, кар чаналарына милли киемнәрдән киенгән крәшеннәр авыл буйлап әйләнеп мәдәни үзәккә килеп керделәр, халык аларны кул чабып каршы алды. Бәйрәмгә Чаллы...

Яңа ел бәйрәме алдыннан Кадрәк авылының күңел ачу, ял итү һәм тәрбия үзәге паркында районыбызда иң беренче булып зур чыршы бәйрәме уздырылды. Махсус җигелгән атларда- Кыш бабай, Кар кызы, кар чаналарына милли киемнәрдән киенгән крәшеннәр авыл буйлап әйләнеп мәдәни үзәккә килеп керделәр, халык аларны кул чабып каршы алды. Бәйрәмгә Чаллы шәһәренең "Карендәшләр" фольклор ансамбьле һәм күп кенә артистлар чакырылган иде. Бу бәйрәм Кадрәк авылына багышланган җыр белән башланып китте, аны якташыбыз Лилия Тарханова бик матур итеп башкарды. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Васил Гыйлаҗетдинов әлеге үзәккә җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде. Ул үз чыгышында районыбызда 30 якын Президент программалары эшләп килүен, авылдарда төрле социаль программаларның киләчәктә дә дәвам иттереләчәген бәян итте. Әлеге бәйрәмне Кадрәк авылы эшмәкәре Юрий Гарнышев оештырды, авылдашларына зур бүләк ясады. Җирлек халкы да читтә калмады, һәрберсе кулдан килгәнчә булышты. Бу бәйрәмдә авылда кардан ясалган сыннарга конкурс һәм Яңа елга багышлап чыгарылган стенгазеталарны, төрле маскаларны бәяләп уздылар, шулай ук беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар бүләксез калмады. Кадрәктә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте, халык рәхәтләнеп күңел ачты, матур концерт номерлары күрсәтелде. Күрше авыллардан килгән җырчылар Рөстәм Әхмәтханов, Зөфәр Шәрипов һәм башкаларның чыгышлары нур өстенә нур булды.Тамаша җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмдә балык тоту,пневматик винтовкадан ату, күз бәйләм әйбер кисү, аркан тартышу, машина тәгәрмәчен еракка ыргыту ярышлары булып узды, җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр тапшырылды. Кыш бабай, Кар кызы чыгышлары һәм төрле маскаларның чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Якташлары Сәхия ханым Федотова бәйрәм үткән арада Кадрәк авылында Яңа ел бәйрәменә багышлап экстрен рәвештә шигырьдә язды һәм аны бәйрәмдә катнашучыларга укып ирештерде. Бәйрәм азагында зур салют аттырылды. Төрле уеннар, җырлы тамаша, уникаль бүләкләр һәркем күңеленә хуш килде. Барлык кешеләрдә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев