Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калморза авыл мәдәният йортында язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды

Әлеге очрашуга Зифа Кадыйрова үзе белән безнең якташыбызны - Чаллыдан Куян авылы егете Айрат Шәйхетдиновны да алып килгән иде. Айрат беренче шигырьләр җыентыгын чыгарган. Ул Казанда, Идел-пресс нәшриятында бастырылган. Очрашуга килүчеләр шулай ук Яңа Мәлкән авыл китапханәчесе Зөлфия Равилованың "Гомеремнең шигъри моңнары" дигән шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Авторлар үзләренең иҗатлары...

Әлеге очрашуга Зифа Кадыйрова үзе белән безнең якташыбызны - Чаллыдан Куян авылы егете Айрат Шәйхетдиновны да алып килгән иде.

Айрат беренче шигырьләр җыентыгын чыгарган. Ул Казанда, Идел-пресс нәшриятында бастырылган. Очрашуга килүчеләр шулай ук Яңа Мәлкән авыл китапханәчесе Зөлфия Равилованың "Гомеремнең шигъри моңнары" дигән шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Авторлар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар.

Кичәгә Калморза авыл халкы гына түгел, Бикбау, Мәлкән авылларыннан да килгән иде әлеге язучы иҗатын, шулай ук шигъриятне сөючеләр.

Калморзалылар кунакларга һәм авыл халкына концерт куйдылар. Язучы Зифа Кадыйрова үзенең китапларын сатуны оештырган иде. Авыл кешеләре аның китапларын яратып алдылар. Авыл өлкәннәре авторның үзе белән әңгәмә кордылар, китапларындагы геройлар турында кызыксындылар.

Очрашуда катнашучылар да, күпсанлы китаплар авторы Зифа Кадыйрова үзе дә әлеге очрашудан бик канәгать калды. "Китапларымны яратып укыйсыз икән", дигән фикердә кайтыр юлга кузгалды ул.

Китап сөючеләр якташларыбызның яңа китапларын сорап калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев