Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калморза батырлары-район алдынгылары

Урак башланып ун көн дә үтмәде Калморза хуҗалыгы комбайнчылары премия алырлык эшләделәр дә инде.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ.
Бүген район башлыгы Айдар Салахов Николаевка басуында эшләүче "Калморза"хуҗалыгы комбайнчыларына урак чорында үзе булдырган премияләрне тапшырды. Илгизәр һәм Индус (әйе, әтисе һәм олы малае, бәләкәе комплекста ветврач) Ярмиевләр, Иван Буреев, Айдар Насыйров, Андрей Кауров, Айгиз Мөбәракшин, Юрий Колпаков Положениеда каралган премияне алдылар, Бу премиядә ярдәмчеләренең дә өлешләре бар.Экипажлар (ике кешегә) уракның бу өлешендә150 мең хезмәт хакы алырлык эшләделәр инде. Өр-яңа комбайннарда, бер үк басуларда эшләгәнгә күрсәткечләре дә бер-берсеннән аерылмый. Басуларын әйт әле син-гектардан 50 центнердан да ким уңыш чыкмый. Бүгенге бодай басулары 57 центнер уңыш бирә. Машиналар тыз-быз йөреп кенә тора, унбиш, егерме минутта тулган бункерларны бушату өчен комбайннар тик тормый.
Премия тапшыру тантанасына килгән хуҗалыкның идарә җитәкчесе Алмаз Шәрипов комбайнчыларны тагын бер кат техника куркынычсызлыгын саклап эшләргә чакырды.
Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Бүгенге көндә районда 64 комбайн эшли.Барлык игеннәрнең 25 проценты җыеп алынды инде. Әлегә гектар уңышы 55,5 центнер тәшкил итә.
Бу хуҗалык барлык мәйданнарның яртысын җыеп алса, Август белән Бекон га темпны тизләтәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев