Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калтак урта мәктәбендә Фәнияр чираттагы турнирын уздырды

Калтак урта мәктәбендә көрәш турниры районара дәрәҗәсендә үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Мәктәптә бу турнирны үткәрүгә бик җаваплы караганнар. Директор Инга Шәрипова җитәкләгән коллектив көрәшчеләрне зурлап каршы алды, үткәрү өчен бар шартлар да тудырылган иде. Тәмле, туклыклы итеп ашату җаен да тапканнар иде. Турнирны Фәнияр Гәрәевныкы, дип әйтергә мөмкин. Иркәнәш мәктәбе ябылганчы ул көрәшчеләрне туган авылына җыя иде. Калтакта эшли башлагач, менә алты ел районара көрәш турниры биредә үтә. Быел да көрәшергә Пучы, Хуҗәмәт авылында Флүр Галиевта (аның тизрәк терелеп, сәламәт яшәвен теләп калам) шөгыльләнүче Тукай районы авылларыннан җыелма команда, гимназия, мәктәп- интернат, Матвеевка, Аю, Мөшеге, билгеле инде, Калтак мәктәпләрендә укучы 2005 елда туган һәм яшьрәк укучылар җыелды. Көрәш малайлар арасында 24 килодан башлап 60 тан авырырак тугыз үлчәү авырлыгында үтте. Кызлар билбау көрәше буенча ике үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Көрәшнең ничек үтүе хакында безнең Мензеля.ру сайтында, редакциянең һәм шәёси үземнең Инстаграммдагы аккаунтлардан, Ютубтан, яңа ачылган Рутуб каналында Мензеля онлайннан карый аласыз.
Турнир хәрәмләшүсез, тамашачылар сокланырлык алымнар күрсәтеп узды.
Кызлар арасында беренче урыннарны Калтактан Ксения Сәлимова һәм Полина Исламовалар алды. Алар район данында уңышлы яклыйлар. Күптән түгел Мөслимдә үткән ярышта призлы урыннар алып кайттылар. Фәнияр абыйлары аларга шуның өчен барлык көрәшчеләр алдында аерым бүләк тапшырды.
Командалар арасында беренче урында Калтакның яшь көрәшчеләре, икенче - Пучы, өченче - Тукай районының Сәмәкәй авылы вәкилләре.
Аерым үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр хакында хәбәр соңрак чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев