Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Камил Нәҗмиев тыл ветеранын яңа вазыйфада тәбрикләде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Тауасты Байлар авылында яшәүче, хезмәт ветераны Миргаяз Фахрази улы Муллахметовны 90 яшьлек юбилее уңаеннан шәхсән үзе котлады, ул район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

Юбилярны авыл җирлеге башлыгы  Илшат Мәүҗиев тә  котлады, исәнлек-саулык, матур тормыш теләп, истәлекле бүләген тапшырды, хөрмәтле ветеранга  бәхетле озын гомер теләде.
Миргаяз Фахрази улы Тауасты Байлар авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Авылда 4 класс белем алганнан соң, колхозда төрле эшләр башкарган. Аннары Минзәлә шәһәрендә механизатор булырга укыган, авылга кайтып тракторчы булып эшли башлаган. Аның оештыру сәләтен күреп алып башта механик итеп, аннары инженер итеп билгелиләр. Язмыш аны аямаган, ләкин ул сынатмаган.  
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь кенә була. 13 яшьтә булуына карамастан бик яшьли хезмәт юлын башлаган ул. Күп еллар  тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Миргаяз ага хезмәт алдынгысы була, аның фотосы Почет тактасыннан төшми. Миргаяз ага авылда иң хөрмәтле, булдыклы кешеләрнең берсе, бик күп кешеләрне техниканың серләренә төшендергән зат ул. Авылдашларына  кулдан килгәнчә ярдәм иткән, үзе металлоломнан җыйган хәрби УАЗигы белән кешеләрне хастаханәгә илткән, алып кайткан. 88 яшьтә генә руль артына утырмый башлаган хезмәт ветераны. Ул колхозда ярты гасырга якын хезмәт куйган.  
Тормыш иптәше белән алар 7 балага тормыш бирәләр, бүгенге көндә өч кызы гына исән-сау. Хәзерге вакытта кызлары тәрбиясендә көн күрә.  Беркайчан да зарланмый Миргаяз ага. Тыныч кына, төшенкелеккә бирелмичә,  шөкерана кылып   гомер кичерә ул.  Илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, җирдә яшәгән бөтен кеше бәхетле булсын,-ди ветеран.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев