Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кандидатлар исемлегендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов та бар

26 майда үтәчәк алдан тавыш бирүдә 8 сентябрьдә булачак VI нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат булу хокукына дәгъва кылучылар җәмәгатьчелек фильтры аша узачак.

Күпсанлы сорауларны истә тотып, праймеризда катнашучылар исемлегендә 43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча кандидатлар арасында Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов булуын хәбәр итәбез.

Кандидат буларак, район башлыгы Айдар Салахов Минзәлә педагогия көллиятендә сайлаучылар белән үткәрелгән очрашуда да катнашкан иде. Ул үзенең чыгышында районны үстерү перспективалары, бигрәк тә районда 30 дан артык дәүләт программалары тормышка ашырылуы турында сөйләп, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

“2018 елда республика Хөкүмәте тарафыннан 38 дәүләт программасы тормышка ашырылды, аларның күбесендә без актив катнаштык. Бу район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга, райондагы төзелеш комплексын эш күләме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Дәүләт  программаларында быел да актив катнашабыз. Эзлекле, төгәл, уйланылган адымнар белән алга барырга тиешбез”, – диде ул.

Районда тормышка ашырыла торган дәүләт программаларына килсәк, бүгенге көндә шәһәрдәге 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә, кадетлар мәктәбендә капремонт бара, ипотекага 18 фатирлы йорт төзелә. Яңа Маҗын авылына асфальт юл салына. Күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерү һәм башка программалар буенча да күп средстволар тотыла.

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районы территориясендә 8 сайлау участогы эшләячәк: 5се авыл җирлекләрендә– Әтрәкле, Аю, Кадрәк, Хуҗәмәт, Урыс авыл җирлекләрендә, 3се шәһәрдә –1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә.

Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр үткәрелә.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән 8 сентябрьдә булачак VI нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар исемлеге формалаштырыла.

26 майда теләге булган һәрбер сайлаучы кандидатлар өчен үз тавышларын бирә ала.

Сайлаучылар ике: 43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән бюллетень алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев