Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылардан үрнәк алып

Район хакимиятенең утырышлар залында үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә агропромышленность комплексы хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар турында сөйләгәндә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов кайбычлылардан үрнәк алып эшләргә кирәк, диде. Эш шунда, шушы көннәрдә Минзәлә районыннан бер төркем делегация Кайбыч районына тәҗрибә уртаклашырга барып кайтты. Биредә бүгенге көндә бер сыердан көнлек савым 17...

Район хакимиятенең утырышлар залында үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә агропромышленность комплексы хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар турында сөйләгәндә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов кайбычлылардан үрнәк алып эшләргә кирәк, диде.

Эш шунда, шушы көннәрдә Минзәлә районыннан бер төркем делегация Кайбыч районына тәҗрибә уртаклашырга барып кайтты. Биредә бүгенге көндә бер сыердан көнлек савым 17 литр. Бездә бу күрсәткеч 8 литр. Кайбычлыларда күп эшләр кул хезмәте белән башкарылса да, малларны асрау, карау технологияләре төгәл саклана, үрчем алуга һәм малларның сакланышына җитди игътибар бирелә. Терлекчелектә яңа технологияләр әлеге районда бездәгедән күпкә кайтыш булса да, биредә продукция алу да, артым алу да югары. Биредә мөгезлек эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 820 грамм тәшкил итә.

-Әлеге район терлекчеләре менә шулай эшкә ябышып, тырыш хезмәт куялар, - диде Айдар Фәслахович.

Киңәшмәдә авыл җирлекләре эшчәнлегенә йомгак ясаганда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тапшырган сөт күрсәткечләренә дә зур игътибар бирергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев