Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайгырту тойгач рәхәт

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе, район чакырылыш комиссиясе рәисе Камил Нәҗмиев Татмедианың “Минзәлә-информ” филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиевка маскалар, дезинфекция чаралары, резин перчаткалар тапшырды.

(Минзәлә, Рөстәм Хәкимҗанов, Минзәлә-информ)

Редакция хезмәткәрләре пандемия чорында да эшләрен дәвам иттеләр. Саклану чараларын үзебезнең акчага да, Татмедиа җитәкчелеге биргән акчага да сатып алдык.

Камил Нәҗмиев:

– Пандемия чорында район тормышы газета битләрендә дә, социаль челтәрләрдә дә, ВКонтакте, menzela ru,Инстаграмда да райондашларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаткан материаллар даими чыгып торды. Рәхмәт сезгә. Үзегезне саклагыз. Сезнең куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен үземнең өлешемне кертергә булдым.

Бу көнне һәркемгә кирәкле саклану чараларын Камил Нәҗмиев хәрби комиссариатка һәм полиция коллективларына да бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X