Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле җил аркасында

Нәрсә дип кенә сөйләмәсеннәр, кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы тора алганы юк әле.

Бүген, 27 декабрьдә, Россиядә Коткаручы көне билгеләп үтелә. Әмма табигать холыксызлыгын күрсәтергә уйласа, бернинди коткаручы да ярдәм итә алмый. Әле кичә, 26 декабрьдә генә һава торышы көйсезләнеп алды: көчле җил һәм күп итеп кар яву аркасында урамнардагы, тротуарларлардагы карны үтеп йөрешле дә түгел иде, тирә-юнебезне кар басып китү генә түгел, шәһәребезнең бер өлешендә кич белән ут сүнеп торды. Караңгылыкта, салкын бүлмәләрдә утыручыларның кайсы гына тизрәк ут бирсеннәр иде дип теләми калгандыр. Ярый әле ситуацияне авария службалары оператив рәвештә хәл иттеләр, электр энергиясеннән башка эшләмәгән газ казаннары белән аптыраш иде алайса.

Авария хезмәтләре мәгълүматларына караганда, электр энергиясенең бетеп торуы көчле җил аркасында электр чыбыкларының бер-берсенә тиеп кыска ялганыш килеп чыгуына бәйле.

Ут сүнү бер нәрсә, җил йорт түбәңне алып ташласа, "ахырзаман җитте" дип тә уйлап куярсың. Кичәге көчле җил Изыскательләр бистәсендәге ике катлы 1/18 нче, 2/6 нчы йортларның түбәләрендәге берничә табак калайны алып ташлаган. Ә менә биш катлы 3/3 нче йортның түбәсен рәткә китерү ремонтчыларның шактый вакытын алачак, чөнки түбәнең бер өлешен җил алып аткан. Бәхеткә каршы, зыян күрүче булмаган. Шәхси машиналарын йорт янына куеп йөртүчеләрнең дә бәхетләре бар икән әле, бу хәл кешеләр эштән кайтканчы, кичке 5 белән 6 арасында булган. Шулай да ике автомашинага бераз зыян килгән.

Йортларның түбәләрен ябу буенча икенче көнне үк эш башланды: 5 катлы йортның түбәсен ябарга лигалылар алынды, ике катлы йортларның түбәләрен Идарәче компаниянең ремонтчылар бригадасы эшчеләре яба башлады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев