Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күчмә утырыш Минзәлә районында ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан чаралар үткәрү мәсьәләләрен карады

Минзәлә районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча эш төркеменең күчмә утырышы Югары Тәкермән авылында узды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Утырышны Минзәлә районы советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев алып бардылар.

Югары Тәкермән авыл җирлегендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм әлеге территориядә яшәүче милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлек белән җирлек башлыгы Алия Шәрипова таныштырды.

Утырышта аеруча зур игътибар Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан районда чаралар үткәрүгә юнәлтелгән иде.

- Әлеге чараларның киң масштабта һәм мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итеп үткәрелүе мөһим, - дип билгеләп үтте Аида Биктимерова.

Район мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков сүзләренчә, мөхтәсибәт тарафыннан чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы мәчетләр булачак.

- Бүгенге көндә Аю авылында мәчет төзелеше бара, яңа мәчетләр төзү планы да бар. Күптән түгел Тупач авылында мәчетнең 15 еллыгы уңаеннан күркәм чара үткәрелгән иде. Шулай ук Тулбай авылында мәчетнең 30 еллыгын үткәрү планлаштырыла, - диде ул.

Мәгариф учреждениеләрендә кечкенәдән үк балаларда милли традицияләргә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү буенча эшчәнлек турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев чыгыш ясады.

Райондагы Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Рузил Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләре һәм райондагы милли-мәдәни общиналары тарафыннан милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелгән чаралар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев