Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кечкенә артистлар-зур талантлар!

Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре, үз тәрбияләнүчеләре белән бергә, "Бүре һәм җиде кәҗә" әкиятен сәхнәләштерделәр

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Рус халык әкияте "Бүре һәм җиде кәҗә" - балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Балаларга бу әкият бик таныш. Кәҗәләр җырын балалар бәләкәй чактан ук беләләр һәм яратып башкаралар. Шуңа күрә театральләшкән тамашага әзерлек эшләре приютның барлык тәрбияләнүчеләре белән алып барылды.

Театральләштерү өчен өлкән яшьтәге мәктәп укучылары кулы белән ясалган атрибутлар, декорацияләр детальләре кулланылды. Театральләштерелгән эшчәнлек барышында үзеңне рольдә тоя белү, тавыш интонациясе белән идарә итү һәм мимикада һәм жестларда хисләрне белдерү мөмкинлеге формалашты. Сүзлек запасын баету буенча эш дәвам итте. Артистлык сыйфатлары тәрбияләнгән, һәр мәктәпкәчә яшьтәге баланың иҗади потенциалы ачылган.

Әкиятнең төп геройлары балаларга авыр ситуациядән ничек дөрес карар табып булуын күрсәттеләр. Дуслык, мәхәббәт, ярдәмчеллек бәладән котылырга ярдәм итә ала. Балалар бик күп уңай хисләр алдылар.

Тамашачыларга тамаша бик ошады, артистлар үзләре дә бик канәгать калдылар. Менә шулай күңелле һәм кызыклы үтте безнең спектакль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев