Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кәефләр күтәренке, күңелләр шат

Яңа өметләр, матур хыяллар белән Яңа елны каршыладык, җиһаныбызда яңа, 2020 ел тантана итә. Минзәләлеләр – район газетасын укучыларыбыз Яңа елны кайда, ничек каршылаган, бәйрәм көннәрен ничек үткәрәләр? Бу бәйрәм алар өчен кай ягы белән күңелле? Шушы хакта аларның фикерләрен белештек.

Әлфидә Теряева, театр артисты:
– Үткән ел минем өчен бик әйбәт килде: артык зур борчу-мәшәкатьләр дә, шактый үзгәрешләр дә күрмәдем. Монысы да шулай булсын иде. Яңа елны бала чакта бигрәк көтеп ала идек, ниндидер могҗиза кебек тоела иде ул безгә. Ямь-яшел бөдрә чыршы, кәгазьдән ясалган ялтыравыклы кар бөртекләре, төрле төстәге кәгазьләрдән, яисә конфет кәгазьләреннән эшләнгән озын тасмалар, ялтыр-елтыр килеп торучы "дождик"лар белән хәтергә уелып калган. Өмет-хыяллар белән каршылый идек бит. Аллага шөкер, бар өметләр дә чынга ашты! Хәзергесе дә барыбыз өчен дә – өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә күңелле бәйрәм. Яңа елны өйдә, гаиләбез һәм кунаклар белән каршы алдык. Минзәләне күрәсем килә дип, Казаннан туганыбыз Әлфинур Фатыйхова оныгы Рамазан һәм кызы Зөһрә белән махсус кайтты. Әлфинур “Татарстан- Яңа гасыр” телевидениесендә “Күчтәнәч” балалар тапшыруының, ә Зөһрә “Татарлар” тапшыруының режиссерлары. Кунакларыбызга шәһәребездәге тарихи урыннарны күрсәтәсем килә. Яңа ел алдыннан ачылган Минзәлә күперенә дә барырга планлаштырабыз. Паркларга чыгабыз, аларда көн дә кызыклы чаралар үткәрелеп тора. Бүген театрда да көндез балалар өчен “Җиде кәҗә бәтие һәм бер бүре”дигән әкият күрсәтелә. Ә кичен өлкәннәр өчен Мостай Кәримнең 100 елллыгы уңаеннан куелган “Кыз урлау” спектакле була. Иртәнге якта М.Җәлил исемендәге паркта балалар өчен бик күңелле чара үткәрелде. Кунакларым һәм оныкларым Эмилия, Сафия белән шунда чыктык. Яңа ел бәйрәмнәре безнең өчен шулай мавыктыргыч, күңелле үтә. “Минзәлә” газетасы да кадерле минем өчен. Мин аның һәр яңа санын үзебез янындагы “Березка” кибетеннән сатып алам.Бигрәк тә шәһәр тормышы, аның кешеләре, аларның уңышлары, өлкәннәр турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм. Шулай ук белдерүләр битен дә кызыксынып карыйм. Үзебезнең шәһәребезнең яшәеше белән кызыксынган һәр кешегә район газетасы алдырырга кирәк. Газета журналистлары белән дә аралашабыз, редакциядә бик тырыш, тынгысыз хезмәткәрләр эшли. Аларга да иҗади уңышлар юлдаш булсын. Иң мөһиме –дөньялар тыныч, балаларыбыз бер-берсенә карата мәрхәмәтле булсыннар.
Гөлназ Фәтхуллина, шәхси эшмәкәр:
–Каникул чорында балалар ял итсен, күңел ачсын дип паркка килдек. Чыршы тирәсендә кызыклы уеннар оештырылды. Дамир белән Алисага паркта бигрәк ошый, рәхәтләнеп саф һавада уйныйлар, атынгычларда атыналар. Дамир беренче сыйныфта укый, Алиса 11 нче балалар бакчасына йөри. Балалар бакчасында җылы, якты, сөенеп йөрибез, анда да Яңа ел алдыннан да бик матур чаралар оештырылды. Яңа елны өйдә, гаиләбез белән каршыладык.Минзәлә күперен ачу тантанасын карарга да барган идек, бик матур оештырылган иде. Шундагы балалар мәйданчыгында да уйнады балаларыбыз. Балаларның каникул көннәре бик тиз узган кебек. Үзебез маллар үстерү белән шөгыльләнәбез, фермабыз бар. Тауасты Байлар авылында үзебезнең кибет эшли. Без “Татмедиа”нең “Минзәлә-информ” филиалы белән хезмәттәшлек итәбез,“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы безнең кибеттә сатуга куела. Үзебез дә яратып укыйбыз, көтеп алабыз газетаны. Яңа елда һәркемгә саулык, бәхет телим.
Рәүфәт Карамов (Некрасов урамы):
–Яңа ел бәйрәмен гаиләбез белән көтеп алабыз, чыршы куябыз, мул итеп өстәл әзерлибез. Күршеләр белән шундый традиция бар: мул табын әзерләп гаилә белән өйдә каршылыйбыз, Президентыбызның котлавын тыңлыйбыз, "Татарстан - яңа гасыр" каналыннан, башка каналлардан Яңа ел тамашаларын карыйбыз, аннары күршеләргә керәбез, соңыннан бәйрәмне бергәләп урамдагы чыршы тирәсендә дәвам итәбез. Күңелле каршыладык, Яңа ел да шатлык, муллык белән килсен, борчу-мәшәкатьләр читләп үтсен. Мин үзем дә пенсиядә, хатыным Гөлфирә элемтә бүлегендә эшли. Яңа ел безнең өчен көтеп алынган бәйрәм ул. Паркларга чыгабыз. Әле бүген бирегә кызым Гөлназ, оныкларым Нияз, Алмаз белән килдек. Монда чыршы тирәсендәге бәйрәмне дә карадык, барыбызның да кәефләр күтәренке.Гел телевизор каршында утыру ялыктыра, газета укыганда вакыт тиз уза. Район газетасын почта аша яздырабыз. Райондагы, шәһәрдәге яңалыкларны газета аша белеп барабыз, газетадан башка тормыш күңелсез булыр иде. Шуңа күрә яздырмый калган юк.

Дамир Фархутдинов:
–Яңа елга Түбән Камадан килдем.Минзәләдә туганнарым яши. Бәйрәм көннәрендә вакыт үткәне сизелми дә. Шәһәргә чыгабыз, паркларда йөрибез. Бүген паркка энеләрем Максим, Давид белән чыктым, көн матур, саф һафа,чабышалар, уйныйлар. Яңа елны дуслар белән үткәрдем, бик кызыклы, истә калырлык булды.
Ләйсән Вәлиева:
–Яңа елны балалар, оныклар белән өйдә каршыладык. Гаиләбез зур. Бәйрәмнәр озын, гел өйдә утырмыйк дип урамга прогулкага да чыгасың. Бүген көн матур. Оныгым Самира балалар бакчасына йөри, аның белән шәһәр үзәгендәге паркта күңелле чараны карарга килдек. Чарадан соң да кайтасы килми әле, оныгым парктагы МАФларда уйнап рәхәтләнә. Буш вакытларда телевизор карыйбыз, кулыма газета алам, район газетасын сатып алып укыйм. Барысы да ошый. Бигрәк тә шәһәрдәге чаралар, яңа объектлар турындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Оныкларны кайда алып барырга икән дип, мәгълүматларны карыйм. Шулай ук белдерүләр, рекламаларны да карап барам. Яңа елда куанычлы мизгелләр күп булсын, һәммәбезгә дә гаилә иминлеге телим.
Ләйлә Ахтямова:
–Яңа елны гадәттәгечә, шәмпан шәрабы шартлатып, матур теләкләр тели-тели каршыладык. Узган ел шатлыклар да, борчу-мәшәкатьләр дә булды. Яңа ел күңел тынычлыгы, иминлек, шатлык һәм бәхет белән килсен, авырлыклар булмасын. Ирем Руслан белән балаларыбыз Арина, Азалия, Дамирны матур гына үстереп, аларның шат йөзләрен генә күрергә язсын. Таңнарыбыз ышанычлы һәм якты булып тусын. Яңа ел белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев